tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татарларның Коръән тәфсире традицияләре буенча фәнни-гамәли конференция узды
Казанда татарларның Коръән тәфсире традицияләре буенча фәнни-гамәли конференция узды

Казанда татарларның Коръән тәфсире традицияләре буенча фәнни-гамәли конференция узды

10 сентябрьдә Казанда Коръән тәфсирләренең татар традицияләре темасына буенча фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыен эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ-ның ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, РИИ-ның фәнни эш буенча проректоры Рафис Закиров, Госман ибн Гаффән исемендәге Коръән хәфизләр әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, галимнәр һәм шәкертләр һ.б. катнашты. Конференция ХХ гасырның күренекле татар кадимчеләреннән саналган дин эшлеклесе, “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” (“Коръән тәфсирен аңлатуны җиңеләйтү”) тәфсире авторы  Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколыйның (1870-1932) тууына 150 ел тулуга багышланды.  Шуның өчен дә конференция кунаклары арасында күренекле хәзрәтнең оныгы Гөлчирә ханым Зарипова-Иманкулова да бар иде.

Конференция башланганчы, гадәт буенча Коръәни Кәрим укылды. Изге аятьләрне Коръән хәфизе, Татарстанда бердән-бер 10 кыраәт (Коръән укылу тәртибен) белгече, КИУ остазы Раушан хәзрәт Юсупов укыды. Аннан сүзне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырдылар. Ул чыгышында татарларга хас булган Коръән тәфсире үзенчәлекләрен торгызуның әһәмиятен билгеләп узды:

Татар халкының Коръән тәфсирләре күп. Арасында күптәннән хәзергәчә мәгълүм булганнары да, без яңа гына белгәннәре дә бар. Мәсәлән, берничә ел элек Пакъстанда бөек татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Бәһаветдин Мәрҗани тарафыннан язылган Коръән тәфсире сакланганы билгеле булды. Татарларның Коръән бастыруда да уңышлары шактый: 1803-нче елда Казан татарлары мөселманнардан беренче булып “Казан басма” Коръәнен бастырганнар, ә 1860-нчы елларда Казанда 10 кыраәт буенча мөсхәф чыккан. Безнең төп максатыбыз – шушы олугъ казанышларны бөтен дөньяга таныту.

Мөфти татарларда үз тәфсирләренең булуы милләтнең ислам мәдәнияте һәм рухи мирасы никадәр югары дәрәҗәләргә кадәр җиткәнен күрсәтеп тора. Ул шулай ук татарларның Коръәнне аңлату традицияләрен дәвам итү һәм үстерүгә Нәзарәт тарафыннан да өлеш кертелүе хакында искәртә. Кәлам Шәрифнең хәзерге татар әдәби теленә мәгънәви тәрҗемәләре фәнни әһәмияткә дә ия, шул ук вакытта татар милли-дини үзгәлекнең символик бер чагылышы да булып тора.

Рәсми чыгышлардан соң катнашучылар фәнни докладларга керештеләр. Беренче булып М.-С. Иманколый дин эшлеклесе оныгы, Казанның 83-нче лицее укытучысы Гөлчирә ханым Зарипова-Иманкулова сүз алды. Ул үзенең күренекле бабасының иҗади юлы һәм аның бай мирасын торгызудагы зур эш турында сөйләде.

Казан ислам университетының гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөгаллиме Алмаз Сафин да Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколыйның иҗаты турында чыгыш ясады. Шунысы кызык, әле кичә генә Алмаз хәзрәт “Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколыйның тәфсире “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” һәм аның ислам тәгълиматында алган урыны” темасына Болгар ислам академиясендә докторлык диссертациясен яклаган.

РИИ-ның фәнни эш буенча проректоры Рафис Закиров тыңлаучыларга Коръән язмасының фразеологиясе турында сөйләде. Татарстанның Г. Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ Фәннәр академиясе аспиранты Гөлназ Нургатина Хөсәен ибн Әмирханның “Тәфсире фәваид” (“Файдалылык комментарияләре”) – XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар экзегетик традицияләренең чагылышы”, “Камил  Мотыгый-Төхфәтуллин һәм аның “Татарча Коръән тәфсире” хезмәте”, “Татарларда Коръән аңлату гадәтләре” кебек берничә теманы ачты. РИИ-ның Ислам теологиясе кафедрасының доценты Резеда Сафиуллина татар мөселман китапларында һәм матбугатта ачылган Коръән белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләде. Госман ибн Гаффән исемендәге Коръән хәфизләр әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов татарча тәфсирләргә таянып “Коръән тәфсире” фәнен укыту тәртибен аңлатты.

Конференция дога кылу белән тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*