tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөһрә апаның күңел сандыгы
Зөһрә апаның күңел сандыгы

Зөһрә апаның күңел сандыгы

Нәрсә эшләдем соң инде мин шулкадәр газеталарга язарлык, дип тә куя ул кайчакларда. Ә чынлап та, нәрсә? Нижгар якларының Сечен районы Красный Остров авылында 1937 елның 5 августында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән Зөһрә апа Сөләйманова күренекле политик та, эшмәкәр дә, язучы, җырчы да түгел, үз илендә үз халкын, үз телен яратып гомер иткән татар хатыны. Телне, гореф-гадәтләрне саклап калу тарафлый кылган гамәлләрен зур хезмәткә санамый: аның эчке дөньясы шулай корылган, ул шулай яши, сулыш ала.

Зөһрә апа мишәр сүзләрен-әйтемнәрен әдәби тел белән үреп, җөмләнең ахырын аз гына сузып, “җырлап” сөйләшә. Аны тыңлап торуы гына да бик рәхәт! “Бу хәтле каян беләсез?” – дип сорыйм мин. “Элек бит, маем, шулай сөйләшәләр иде. Әбекәйләр, әниләр, зеңәләр (җиңги) дә – бар да әйтем-табышмакны телдән төшермәделәр бит”, – дип җавап бирә ул.

Зөһрә апа белән без күптән таныш. Озак еллар аралашып торсак та, минем өчен үзе бер табышмак ул, очрашкан саен ниндидер кызыклы хәбәр белән сөендереп-гаҗәпләндереп килә. Мин аның сөйләгәннәрен, җырлаганнарын тыңлап һаман-һаман таң калам – күпме байлык-хәзинә туп-ланган күңел сандыгына. Тәүге күрешүебездә тагын ачты сандыкны Зөһрә апа: әйтемнәр, мәкальләр, борынгы җыр куплетлары “чыкты” аннан. Җырны Зөһрә апа матур, көр тавыш белән ишеттерде. Адәм баласының сөю-сәгадәт алдыннан кичергән дулкынлануларын сурәтләгән җөмләләре дә бар җырның. Бер-ике генә җөмлә булса да күз алдына төрле картиналар килеп баса (әй, көлештек бер шул чакта)…

… Агыйделкәйләрне, әй, кичкәндә
Бер җырладым ишкәк ишкәндә.
Нибар малларымны бирер идем
Ычкыр бауларыңны чишкәндә.

Сүз уңаеннан әйтеп үтик: элек чалбар-брюкалар булмаганлыктан, ире-хатыны бау-җеп белән бәйләп ыштан кигән. Ычкыр – менә шул бау инде.

Сезнең игътибарга, хөрмәтле укучыларым, тагын бер куплет тәкъдим итәсе килә. Сез дә халкыбызның иҗат чишмәсе суларын эчеп ләззәт алыгыз.

Агыйделкәйләрне, әй, кичкәндә
Бер җырладым ишкәк ишкәндә.
Бер җырларсың, дустым, бер еларсың
Үткән гомерең исеңә төшкәндә.

2018 елның август аенда Зөһрә апаның зур хезмәт җимеше – үз куллары белән 423 мәкаль-әйтем теркәгән блокнот-дәфтәре белән таныштым. Аны китап дияргә була. “Гомер буе әти-әниемнән, күршеләрдән, авылдашлардан ишетеп башымда җыелганнарны 2016 елда тотынып, 2017 җәйгә хәтле язып бетердем. Төнлә дә яныма ручка, кәгазь куя идем. Утым пульт белән өрелә, бик уңай. Балаларым, оныкларым өчен тырыштым, онытмасыннар. Онытсалар, ачып укырлар, исләренә төшәр”, – ди Зөһрә апа.

Китап уннан артык бүлектән тора. Һәр бүлекнең темасын дөньяга танылган зур әһелләрнең фәлсәфи уй-фикерләре башлап җибәреп, татар халкының безнең көннәргәчә җиткән күзәтү-тәҗрибәсен, акыл-фигылен чагылдырган җөмләләр дәвам итә. Бу дәфтәр-китап җир шарында яшәгән халыкларның, ерак араларга карамыйча, берберсе белән бик тыгыз бәйләнештә булуларын да исбатлый. Мәхәббәт, ихтирам, акыл-намус, тәрбиялелек, батырлык, туган җир, Ватан төшенчәләре барыбызда да берүк, төрле сүзләр белән аңлатыла гына.

Безнең төбәк татарларына Зөһрә апа өлкә татар газетасы “Туган як” битләрендә бастырылып килгән шигырьләре, хикәяләре, фольклор темага мәкаләләре белән таныш. Әйтергә кирәк, “Яшә җирдә эз калдырып” исемле шигыренә яшь җырчы Айрат Сафин көй язды һәм татар дөньясына киң таралды ул җыр. 2015 елда Нижгар мишәрләренең туйларын бизәп торган “Бал кычкырту” йоласы турында да язып чыкты Зөһрә апа.

Моңа кадәр бастырылган “Хыяллар тормышка ашканда” әсәре, минемчә, бигрәк тә зур байлык. Крайны өйрәнүчеләр, тарихчылар, фольклорчылар килешерләр дип уйлыйм, чөнки сугыштан соңгы еллардагы көнкүреш бизәү-үзгәртүләрсез – ничек бар, шулай сурәтләнгән. Хикәядән өзек: “Педагогия көллиятен (училище) тәмамлаган ике кызны чит авылга практикага җибәрәләр.

Кызлар бар “байлыкларын” агач чемоданга салып, капчыкка җидешәр ипи куеп (ипине атна буе җыйдылар, бер алуда җиде икмәк алу мөмкин түгел иде), чана тартып Андыга юнәлделәр. Иртәнге тугыз сәгатьләр. Көн салкын. Кояш нурларында кар җемелди. Тирә-як тып-тын, тик чана шыгырдавы гына әллә кайларга яңгырый. Кызлар юл буе җырладылар. Туктап ял иткәләп, төш вакытында Андыга килеп җиттеләр. Сорашып, курсташларының өен таптылар. Ул кызларга фатир да табып куйган. Фатир хуҗасы Фатыйма алмай бик шатланып каршы алды. Чумарын да пешереп өлгертте. Кызлар кайнар чәй эчеп рәхәтләнеп киттеләр.

Ул елларда икенче кат тәрәзәләр сирәк булгандыр. Фатыйма алмайның да җиргә кергән иске өенең тәрәзәләре эчтән такта белән сугылып, ике арага әллә кибәк, әллә көл тутырылган иде. Шуңа көндез дә өйдә караңгылык хөкем сөрә. Тәрәзәләр янындагы эскәмиягә чәчәкле чүпрәк ябылган, түр якта Фатыйма алмайның кровате. Аңа терәп диярлек өстәл куелган. Зөлфиянең кровате ишек янында. Җир идәнле ишегалдында кәҗә, өч-дүрт тавык белән әтәчнең кетәклеге.

Кич җитеп, утлар алгач, кызлар  китап-дәфтәрләрен караштыра башладылар. Кинәт Вәсилә куркынып, әче тавыш белән кычкырып җибәрде. Зөлфия ул караган якка борылганда, кара савытына кагылды. Кара чәчәкләре анда-монда гына калган кленкага агылды. Тавышка кәҗә савуын бүлеп, Фатыйма алмай керде. Вәсилә сүзсез генә тәрәзәгә күрсәтте. Өч тәрәзәнең дә өске якларында кеше йөзләре иде.

– Ә, шуны әйтәсезме? Курыкмагыз, кызлар, бездә шундый гадәт инде: читтән килгән кызларны карарга бөтен авыл егетләре җыела, – диде дә чыгып китте. Нәрсә әйткәндер инде ул аларга – шуннан соң егетләр тәрәзәдә артык күренмәделәр”.

Икенче өзек:

“Кызлар укыту белән тәрбия эшләрен тыгыз бәйләнештә алып бардылар. Ата-аналар белән дә элемтәдә тордылар. Зөлфиянең бер укучысы өч көн мәктәпкә килмәгәч, аның өенә киттеләр.

Җир казып ясалган өйнең баскычларыннан төшеп, ишекне ачып кергәндә, гаилә кичке ашны ашый иде. Өстәлнең бер читендә чуен, аның янындагы табада ит. Өстәл уртасындагы табакка дүртме, бишме бала кулы сузыла. Гаиләдә әти кешенең өстенлеге әллә кайдан күренеп тора. Өстәвенә ул бик тә кырыс кеше булды күрәсең, ашап бетермичә практикант кызлар белән сөйләшмәде. Әни кеше табаны иренең алдына этәрде. Ире иттән барлык гаилә әгъзаларына өлеш чыгарып, алларына куйды. Шуннан соң:

– Итекләре тишек иде, бүген ямау салып бетерермен. Иртәгә барыр, – дигән сүзләрне ишетер өчен кызларны 20 минут утыртып тотты”.

Бу хикәя автобиографик әсәр. Нижгарча әйтсәң, Зөһрә апа “үмерлек укытучы”, 43 ел буе башлангыч сыйныф балаларына белем генә түгел, йөрәк җылысын да биргән чын мөгаллимә. Аның профессиональ хезмәте белән таныш булганнар бер фикердә: укытучылык сәләте бу мөлаем, тыйнак ханымга табигатьтән үк бирелгән. Мәктәпне 1951 елда, гел “5”легә генә укып, Мактау грамоталары белән тәмамлый Зөһрә кыз, Сергач педучилищесыннан кызыл диплом алып чыгарга дәүләт имтиханнарындагы диктантта “как-то” сүзендә куелмаган сызыкча комачаулый. 1955 ел була ул. Хезмәт юлыннан шул ук елда туган авылында үз мәктәбендә атлап китә, шуннан лаеклы ялга да чыга. Үзе турында ул болай яза: “Эшемне бик яратып эшләдем, чөнки укытучы булу минем балачак хыялым иде.

Мәктәп елларында ук урамдагы балаларны җыеп “укыта” идем. Диктант яздыру, аларны тикшереп билгеләр кую, җәй көннәрендә урамда физкультура дәресләре үткәрү минем өчен үзе бер рәхәт иде.

Ә инде “укучыларым” белән күрше апаның өй баскычында концертлар куюны апалар, әбиләр бик теләп карап, рәхмәтләр әйтеп тарала иделәр. Еллар үткәч, мәктәпкә укытучы булып кайткач, үземнең башлангыч класс укучыларым белән байтак әкиятләрне сәхнәләштердек, район үзешчән сәнгать смотрларында гел беренчелекне яулап, почет грамоталары, бүләкләр белән кайта торган идек.

Ә гомум мәктәп үзешчәннәр түгәрәге белән (аны да мин җитәкләдем) авыл клубында гына түгел, күрше Левашовка, Мочали авылларына барып, пьесалар, концертлар куйдык. Педучилищеда “пробный” дәресләр биргәндә: “У вас врожденный педагогический талант”, – дияләр иде практика җитәкчеләре. Соңгы курста укыганда ике атналык практикада Анды мәктәбенең завучы беренче дәресләремдә утыргач: “Син, Зөһрә, укытучы булып туыпсың”, – дип ышаныч белдерде.

Озак еллар мәктәптә башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсен, профсоюз оешмасын җитәкләдем, авыл советы депутаты итеп сайландым. Сайлаулар вакытында һәрчак сайлау участогы комиссиясе рәисе булдым. “Өлкән укытучы” дәрәҗәсенә ирештем, “Россиянең халык мәгарифе отличнигы” билгесе, “Ветеран труда” медале белән бүләкләндем.

Менә шулай бала-чага, авылдашлар белән гомеремнең зур өлеше үтеп китте. Ләкин тагын бер гомер бирелсә, мин, бер дә уйламыйча, шул ук мавыктыргыч, кызыклы, авыр юлны, шул ук укытучы профессиясен сайлар идем”.

Зөһрә апа хәзер инде дөнья куйган ире Сәяр абзыкай белән үзләре кебек үк тырыш, кунакчыл, якты күңелле балалар үстерде, биш оныгына сөекле әбекәй булды, Ходай Тәгалә оныкчыклар да күрергә насыйп итте үзенә.

Җәйләрен ул бала-оныклары белән авылда тора, кышларын Мәскәүдә үткәрә. Кадер-хөрмәттә яши. Аның өлешенә төшкән бәхет һәркемгә дә бирелми. Кызлары Ирек, Энҗе һәм Римма, улы Динар, кияүләре-киленнәре, оныклары газиз кешеләрен ана буларак кына түгел, каләм тибрәтүче һәм халык иҗатын саклаучы шәхес буларак та хөрмәт итәләр, аның шөгыленә бик җитди карыйлар. Бу хисләрен егерме беренче гасырда туган оныкчыкларына да төшендерә алырлар дигән өмет бар.

Ә Зөһрә апага зур рәхмәтләр әйтеп, хәерле-бәрәкәтле озын гомер теләп, яңа иҗат җимешләрен көтеп калабыз.

Олы хөрмәт белән
Тәнзилә ПАЛАМАРЧУК.
Красный Остров-Сергач.
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*