Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" рәисе Васил Шәйхразиев чыгыш ясады
Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә узачак XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә яңа конкурс кертелде. "Милли кино секциясе" дип аталган конкурста республикада әзерләнгән яки Татарстан турында булган картиналар бәяләнәчәк. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.