tatruen

Архив за день: 31.08.2017

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Аллаһы Тәгалә барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Дәвам »

“Яңа дәвер” заманча музыка концерты татарда төрле жанрдагы музыка барлыгын күрсәтте

Казанның Иске Татар бистәсендә “Яңа дәвер” исемле заманча татар музыкасының концерт-презентациясе узды. Концертта заманча татар музыкасы вәкилләре “Шүрәле” төркеме (Мәскәү), Базарбай Бикчәнтаев (Кытай), Ринат Гыйльфанов, Арслана, Альберт Исмаил, Миләүшә Сафина, Azat Sound Sustem (Азат Гыйльметдинов) төркеме, ANN SU, Азат Гыймадиевлар катнашты. Алар башкаруында төрле жанрларда (этно-джаз, фьюжн, поп, кантри, брит-поп, рок-баллада, нео-классика, поп-рок, һ.б.) җанлы тавышка җырланылган заманча татар җырларын ишетеп булды.

Дәвам »

Казанда татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узды

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башка мәдәният әһелләре катнашты.

Дәвам »