tatruen

Архив за день: 14.08.2017

Казанда Рөстәм Яхинга һәйкәл ачыла

16 августта Казан шәһәрендә күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл  ачыла. Һәйкәлнең авторы – скульптор Асия Миңнуллина. Вакыйга булачак урын: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 35. Тантана сәгать 11:00 да башлана.

Дәвам »

Тинчурин театры Кәрим Тинчуринның туган ягы Пензага гастрольгә җыена

Быел 15 сентябрьдә бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры драматургның туган ягы – Пенза өлкәсенә гастрольгә җыена. Тамашачыларга Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк.

Дәвам »