Бүген бик сирәк хуҗабикә юрган сырып утырадыр. Әнә, кибет киштәләрендә аның ниндие генә юк! Ләкин сарык йоныннан нәзек кенә сырган юрганга бернәрсә дә җитми – үзе җылы, үзе җиңел.
Бәлки шуңадыр да Чирмешән районының Әмир авылында узган районның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы бүлеге утырышында әмирлеләр күрсәткән мастер-классны башка авыллардан килгән кунаклар хәтта видеога да төшереп бардылар.
Әйтергә кирәк, агымдагы елда “аккалфаклылар” шундый күчмә утырышны беренче тапкыр үткәрделәр. Киләчәктә алар һәр татар авылында җыелырга, аш-су пешерү, чигү, бәйләү һәм башка кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрергә ниятлиләр.
Безнең беренче утырышлар район үзәгендә узды – ди “Ак калфак”ның район бүлеге рәисе Гөлгенә Харисова. – Район мәдәният йортында Ленинград блокадасыннан азат ителүгә 75 ел тулу уңаеннан уздырылган чарада ипи пешерү, “ипигә баш ясау” буенча мастер-класс күрсәтелде. Туган як тарихы музеенда узган киңәшмәдә агымдагы елга планнар билгеләдек. Быелгы эш планын да башкачарак төзедек: ел дәвамында ай саен уздырыла торган утырышларны районның татар авылларында уздырырга булдык. Әлеге эш ысулы авылларда яшәгән һәм яшәп килгән гореф-гадәтләрне, үз күзләребез белән күреп, якыннан танышу, өйрәнү өчен билгеләнде. Бигрәк тә бу үсеп килүче татар балалары белән милли рухта тәрбияләү өчен чаралар уздыру күздә тотыла.
Соңгы арада еш күренгәнчә, милләте буенча татар булган ата-аналарның үз балаларын урыс телендә тәрбияләргә тырышулары зур борчу тудыра.Шуның өчен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә гореф – гадәтләргә нигезләнгән кул эшләнмәләрен ясау аларны куллану милли аң тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
Әмирлеләрнең кул эшләрен шунда ук оештырылган күргәзмәдә дә күреп була иде. Авылда уңган, булган хатын-кызлар күп, кулъяулык та, мендәр тышлары да чигәләр, калфак та тегәләр, иске әйберләрне дә ашыгып ташламыйлар, алардан да төрле япмалар, паласлар бәйләп була икән. Аш-суга да осталар, килгән кунакларны тәмле татар халык ризыклары белән сыйладылар, кайберәүләр рецептлар белән дә кызыксынды.
-Мондый мастер-класслар вакытында без эш тәҗрибәсе белән уртаклашабыз, аралашабыз, авыл тормышы, кешеләре белән якыннан танышабыз, – ди Иске Кадидан Рушания Гыйрфанова. – Форсаттан файдаланып, әмирлеләргә дә зур рәхмәтемне җиткерәм. Бик күңелле очрашу булды, чын күңелдән ял итеп кайттык.
Утырышның төп темасы “Чирмешән районы авылларында гореф –гадәтләрне барлау”.
Бөтендөнья Татар Конгрессы Чирмешән бүлеге җитәкчесе Гатин Шәүкәт Фатыйх улы үз чыгышында Чирмешән районында татар теленең торышын күзәтеп баруны, элмә такталарда белдерүләрне ике телдә язылуны, район авылларында яшәүче ялгызларны кавыштыру эшләрен башлап җибәрүне активлаштырырга кирәк- дип искәртте.
Рәмзия Шакир кызы Долгополова социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты урынбасары да “Ак калфак”ның туган проблемаларын, сорауларын хәл итү өчен штаб булдыру мәсьәләсен унай якка юл табар дип ышандырды.
Әмир авылының көнкүреше белән танышканнан соң проблемаларын туган сорауларга җавап табарга тырыштык. Менә аларның кайберләре: 310 нан артык кешесе булган әлеге авылда 50 төрле яшьтәге буйдак, ялгыз ир-егет яшәп килә икән… Әлеге һәм башка сорауларның якын арада хәл ителер дигән теләктә калабыз.
Гомүмән алганда татар халкының яшәешен кулда тоту авыр эшләрдән саналса да чишелешен табарбыз!