tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дәүләт филармониясендә баянчы Фәйзи Садыйковны искә алдылар
Татар дәүләт филармониясендә баянчы Фәйзи Садыйковны искә алдылар

Татар дәүләт филармониясендә баянчы Фәйзи Садыйковны искә алдылар

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә баянчы Фәйзи Садыйковны искә алдылар. Аңа 19 февральдә 100 яшь тулыр иде.

«Мин Фәйзи абыйны үзем күрмәдем, әмма аның турындагы хәтирәләр филармония музеенда саклана. Бездә аның ак баяны да бар. Фәйзи абыйның рухы шат булсын», – диде филармония директоры Кадыйм Нуруллин.

  • Филармониядә Фәйзи Садыйков Җ.Сәләхова, Г.Рәхимкулов, Ә.Авзалова, У.Әлмиев, Н.Теркулова, Д.Сираҗетдинова кебек танылган җырчылар белән бергә эшләгән.

Алинә Айдарова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*