tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әниебезгә 100 яшь!
Әниебезгә 100 яшь!

Әниебезгә 100 яшь!

Җир йөзендә әни иң изге, мәрхәмәтле, олы җанлы зат. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген өйрәтүче газиз кешеләребезнең гел янәшә булуларын, мәңге яшәүләрен теләмәгән кеше юктыр.

Аллаһыга шөкер, үзебез инде олы яшьтә булуга карамастан, безнең әниебез  Мәликә Хәсән кызы Хайдәрова бүгенгә янәшәбездә, аны исән-сау күрү  безнең өчен олы бәхет. Ул кышларын Мәскәүдә үткәрсә дә, җәйләрен авылда уздыра.

Әниебез 1921 елдаТүбән Новгород өлкәсенең Шөбиле авылында дөньяга килә. Димәк, агымдагы елның 15 февралендә ул үзенең 100 яшен каршылаячак, Аллаһы боерса.

Гади эшче гаиләдә алты баланың өченчесе булып  дөньяга килгән әниебез  кече яшьтән тырыш, булдыклы, эш сөючән булып үсә. Яшүсмер чагыннан олыларга ияреп басу-кырларда эшли. Үсеп буйга җиткәч, Мигъдәт исемле егет белән гаилә корып җибәрә, әмма парлы гомер насыйп булмый аларга, бер елдан соң тормышларын челперәмә китереп Бөек Ватан сугышы башлана. Мигъдәт беренчеләрдән булып фронтка китә, ә озакламый аның вафат булуы хәбәре  килә.

Сугыш дәвам итә. Яше-карты Җиңүне якынайту өчен көнне төнгә ялгап эшли. Әниебез дә тылда хезмәт итә, Горький астында окоплар казуда катнаша, торфянникларда эшли.

1945 елда, сугыштан яраланып кайткан әтиебез Камаль белән гаилә коралар, безгә, дүрт балаларына, гомер бирәләр, җиң сызганып колхозда хезмәт итәләр, тормыш дилбегәсен бергәләшеп тарталар.

1989 елда гаиләбезне зур кайгыга салып  әтиебез үлеп китте, бер елдан әни кызын, без туганыбыз Гөлнурны мәңгелеккә озаттык, ә озакламый  аның тормыш иптәше белән улын да җирләдек. Бу югалтуларны барчабыз да, аеруча әни, бик авыр кичердек.

Тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмаган әниебезнең зиһененә күз тимәсен, бар үткән гомерен хәтерли, камил акылында, гел хәрәкәттә.

Ул тыл һәм хезмәт ветераны (стажы кырык елдан артык), намуслы хезмәте өчен төрле медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ә язмышының иң югары бүләкләре – оныклары һәм оныкчыклары.

Бүген, барыбыз да бергә җыелып, яраткан “Туган як” газетасы аша якын кешебезне, кадерле әниебезне, әбиебезне һәм әбекәебезне шушы олуг гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа хәерле картлыгында һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәргә насыйп итсен.

Балалары, онык-оныкчыклары исеменнән

улы Абдулмөнир

Мәскәү-Шөбиле

“Туган як”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*