tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин ФАДН җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин ФАДН җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин ФАДН җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 29-нчы көнендә (11-нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Россия Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы (ФАДН) җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, мәгълүмати сәясәт буенча мөфти киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин һәм башкалар катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең төрле юнәлештәге эшчәнлеге белән таныштырды һәм Коръән белеме һәм Ислам мәгарифе өлкәсендәге соңгы казанышлар турында сөйләде. Җитәкчеләрдә «Даруль-ифта» мөселман call-үзәге проекты, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм хәйрия эшчәнлеге зур кызыксыну уятты. Мөфти шулай ук Игорь Вячеславовичка интернет-проектлар, аерым алганда, Коръәннең татар һәм рус телләрендәге мәгънәви тәрҗемәләренең бушлай мобиль кушымталарын һәм беренче татар онлайн-мәдрәсәсен күрсәтте. Әлеге проектларны югары бәяләп, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы яшьләргә белем бирүдә интернет челтәрен үзләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Хозур” нәшрият йортының радио һәм телевидение буенча уникаль проектлары да Игорь Бариновта уңай тәэсирләр калдырды.

Моннан тыш, очрашу барышында җитәкчеләр алда торган Бөтенроссия халык санын алу, Болгар ислам академиясен үстерү, фәтвалар бастыру җаваплылыгы мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу сораулар буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең махсус роле ассызыкланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*