tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй шәһәрендә «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең икенче этабы старт ала
Зәй шәһәрендә «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең икенче этабы старт ала

Зәй шәһәрендә «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең икенче этабы старт ала

Зәй шәһәрендә «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең икенче этабы — сайлап алу турлары старт ала.

Ай дәвамында кинофестивальнең икенче этабы — республиканың дүрт шәһәрендә зональ турлар узачак, дип хәбәр итә «Татаркино» ның матбугат хезмәте.

Иртәгә Мамадыш, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән муниципаль районы һәм Чаллы катнашучыларының эшләре Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда каралачак

Сайлап алу туры 20 февральдә Актанышта, 27 февральдә Буада үткәрелә. Сайлап алу турлары 13 мартта Казанда — «Мир» кинотеатрында төгәлләнә.

Катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, номинацияләр буенча иң яхшылар дипломнар белән бүләкләнә һәм республика турына чакырыла. Фестивальнең финалы Казанда 23 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булыр дип планлаштырыла.

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең жюри рәисе ТР Дәүләт Совет депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин. Жюри составында «Татармультфильм» ның баш режиссеры Сергей Киатров, «Dиджитал» Академия җитәкчесе Айнур Дәүләтов, «Союзмультфильм» студиясе директоры Борис Машковцев, «Казахфильм» киностудиясенең «Анимацион кино» берләшмәсе җитәкчесе Азат Әбелдинов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева һәм «Сәмрух» оешмасы генераль директоры Артур Нәбиуллин бар.

Фестиваль Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан гамәлгә куелган.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*