tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сизгер җанлы кеше иде ул
Сизгер җанлы кеше иде ул

Сизгер җанлы кеше иде ул

11 февральдә, озак авырудан соң, Самара өлкәсенең «Бердәмлек» татар газетасында алты елдан артык хәбәрче булып эшләгән, шушы кыска вакыт эчендә әйдәп баручы журналистка әверелгән хезмәткәребез Алия АРСЛАНОВА вафат булды. Ул өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең шура әгъзасы да, үз инициативасы белән, үз акчасына “Шатлык” балаларның үсеш үзәге оештырып, бер ел буе алып барган җәмәгать эшлеклесе дә.

Ул редакциягә май аенда килеп керде. Түгәрәк кенә, елмаеп тора торган Алия үзенең самими карашы, мөлаем йөзе, ипле характеры белән мәхәббәтебезне шундук яулады да куйды. Ул, психология фәннәре белгече буларак, һәр кеше белән уртак тел таба белә иде. Ләкин мин аны башка кеше җаена яраклашучылардан дип атамас идем. Кирәк булганда, бик оста итеп кызып киткән кешене үз урынына да куя белә, үз фикерен дә әйтергә аптырап тормый иде.

Алия кечкенәдән шигырьләр, балалар өчен әкиятләр язган. Үз балалары бакчага, башлангыч мәктәпкә йөргәндә, бөтен чараларга да төрле кул эшләре, композицияләр ясап илтә, бүләмәләрен бизи иде. Эшләнмәләре һәрвакыт күз явын алып тора торган булды. Яңа елмы, 8 Март бәйрәмеме, бөтен туганнарына бүләкләр әзерли башлый. Ни гаҗәп, аңа кадәр редакция открытка һәм бер коробка конфет белән Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләрен котлаган булса, ул килгәч, вахтада утыручы апаларга да, җыештыручыларга да бүләк эләгә башлады. Ул моны безгә күрсәтмичә генә эшли иде, ә тегеләр җавап итеп үз бүләкләрен китереп биргәч кенә, сер тишелә.

“Бердәмлек”кә хәбәрче кирәк, дигән белдерүне укыгач, каенанасы Тәнзилә Арсланова аңа барып кара, бәлки алырлар, дип әйткән булган. Озак икеләнүләрдән соң, күңелендә иҗат чаткысы булуын үзе дә сизенгән Алия, оялып кына килеп кергәнен әле дә хәтерлим. Ничектер редакциябез яктырып киткәндәй булды. Килгән бер кешегә чәй ясап, өеннән алып килгән камыр ашлары белән сыйлап, әкрен генә хәл сораша башлый. Кеше аның йөзенә карап, бөтен серләрен сөйләп бирә. Ләкин Алия барысын да газетага ярып салмый, интервью бирүченең күңел пәрдәсен ачмыйча гына мәкалә язып кертә иде. Бездә андыйларны намуслы кеше дип атыйлар. Ләкин мин аны әле тагын сизгер күңелле кеше дип тә атар идем.

Әлбәттә, шигырь-әкиятләрдән аерылып, кырыс дөнья яңалыкларын яза башларга авыр булды аңа. Шулай да, тырышты, сер бирмәде. Болай итсәм ничек булыр иде, дип ипләп кенә сорап эшли иде. Шундый тыйнак кеше тиз арада редакциянең үзәгенә әверелде.

Хәзер, Алия вафат булгач, хезмәткәрләребез аның кабинетына керергә теләмиләр дә. Анда бушлык калды, шыксызлык. Урысларда: “Не место красит человека, а человек место” дигән мәкаль бар. Чыннан да шулай икән. Бу бушлыкны, бу шыксызлыкны ничек тә булса бетереп булырмы икән, белмибез.

Урының оҗмахта булсын, Алия! Яхшы кешеләр теге дөньяда кирәгрәк булгандыр инде. Югыйсә, ул авырып киткәч күп мәчетләрдә Алия Наил кызына исәнлек теләп укылган коллектив догаларны ишеткән булыр иде, даруга дип җыелган садакаларыбызны кабул иткән булыр иде.

Алиябезнең улы Әмир һәм кызы Каринаның, ире Рәмиснең, әнисе Зөлфия апаның, игезәк сеңлесе Лилиянең, башка туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Олы йөрәкле, милли җанлы хезмәттәшебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын. Татар милләте өчен көчен аямыйча хезмәт итүе барлык татар кешеләренең күңелендә якты истәлек булып сакланыр.

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре исеменнән
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА-ВАРФОЛОМЕЕВА

P.S. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Алия ханым вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*