tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръәннең Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемәсе Мордовия мөселманнарына тәкъдим ителде
Коръәннең Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемәсе Мордовия мөселманнарына тәкъдим ителде

Коръәннең Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемәсе Мордовия мөселманнарына тәкъдим ителде

Җөмәдәл-ахыр аеның аеның 28-нче көнендә (10-нчы февральдә), Саранск шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәте тәкъдим ителде. Әлеге чара Саранск шәһәре милли-мәдәни үзәгендә узды.

Татарстан мөфтиятеннән республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә килгән делегацияне Мордовия Республикасы татарларының Аксакаллар шурасы рәисе Шамил Бикмаев каршы алды. Делегация составына шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россия һәм Татарстан Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина керде. Алар иң әүвәл Татар милли-мәдәни үзәгендә оештырылган музей, китапханә, уку класслары белән танышып чыктылар. Презентация әлеге үзәкнең актлар залында Мордовия Республикасы имамнары, мәчет мөәзиннәре һәм дини оешмаларның җитәкчеләре, мөслимәләр берлеге вәкилләре катнашында узды. Катнашучыларны Мордовия Республикасының мәдәният һәм милли сәясәт министры урынбасары Альберт Сявкаев сәламләде. Җыенны Мордовия Республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Исхаков алып барды.

Рәсми рәвештә презентация Мордовия Республикасында яшәүче Коръән-хафиз Айсә хәзрәт башкаруында аятьләр уку белән ачылды. Аннары Мордовия Республикасы татарларының Аксакаллар шурасы рәисе Шамил Бикмаев чыгыш ясады, очрашуга килгән барлык кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, милли һәм дини кыйммәтләрне саклауда Татарстанның өлеше зур булуын билгеләп үтте. Ул Мордовия Республикасы белән элемтәдә торган Татарстан Хөкүмәтенә, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде. Үзенең чыгышында ул киләчәктә дә Милли-мәдәни үзәктә дини һәм милли юнәлешләрне бергә алып бару буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Презентациядән соң “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының бер өлеше район мәчетләренә, имамнарга таратылачагын әйтеп китте. Шуннан соң Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүз алды, ул Татарстан мөфтие исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ул Коръәннең фазыйләтләре, мәгънәви тәрҗемәнең әһәмияте, башка тәфсирләрдән өстенлекләре һәм аермалары турында мәгълүмат бирде. Хәзрәт шулай ук “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы тәкъдим ителгән һәм барып ирешкән шәһәрләрне санап узды, татарлар яшәгән төбәкләргә аны җиткерү, китапның татар халкы өчен файдалы, бәһасез чыганак булуын ассызыклап, Шамил Бикмаевка Татарстан мөфтиенең махсус бүләген тапшырды. Аннары Татарстанның баш казые бик эчтәлекле вәгазь белән халыкка мөрәҗәгать итте: ул диннең милләтне саклап калудагы роле турында сөйләде, җан исәбен алуда актив катнашырга, бердәм булырга чакырды.

– Без, мөселманнар, әдәп-әхлак, үз-үзебезне тоту, гаилә ягыннан иң күркәме булырга тиешбез. Кызганыч, кайвакыт без үзебезнең әхлаксызлыгыбыз белән исламга карата тискәре караш уятабыз. Аллага шөкер, сезнең мәчетләрегез һәм өйләрегез ялт иткән, бик матур булып тезелеп киткәннәр, менә монда мөселманнар яши дип әллә каян күренеп торалар. Мөселманлыкны, татарлыкны югалтмавыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, – диде Җәлил хәзрәт.

Татарстанның баш казые үз чыгышында милләтне саклау – динебезне саклау белән бер дәрәҗәдә үк әһәмиятле икәнен аңлатып үтте. Ул һәрвакытта да ислам динен татар җирлегендә – безнең милли җирлектә гасырлар дәвамында милли традицияләрдән аерылгысыз булуын җиткерде.

Мөфти Илдус хәзрәт Исхаков Татарстан мөфтиятенә аерым рәхмәтләрен әйтте. “Без һәрвакыт Татарстан белән бергә эшлибез, сездән үрнәк алып барлык мәчетләрдә татар телендә вәгазьләр укыйбыз, татар телен үстерү буенча мөмкин кадәр сез сайлаган юнәлешне саклап калырга тырышабыз”, – дип белдерде ул.

Ахырдан җыелган халыкның сорауларына Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирде. Очрашуда барлыгы җитмешкә якын кеше катнашты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*