tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар кызы – Ай алкалы, ак сәйләннән калфагы…
Татар кызы – Ай алкалы,  ак сәйләннән калфагы…

Татар кызы – Ай алкалы, ак сәйләннән калфагы…

Халкыбызда борынгы йолаларның берсе – утырма, – хатын-кызларның кышкы озын кичләрда бергәләп жыелып, кул эшләре белән мәшгульлеге. Башкортстан “Сәхибжамал” төбәк оешмасында кул эшләре түгәрәге күптән булдырылып, аны танылган әдибә, үткән гасырның 90нчы елларында гүзәл затларыбызның нәфислек тажы – калфак киюне Уфада беренче тергезгән, Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” ассоциациясенең республикабыздагы бүлекчәсенең беренче рәисе, калфак каю остасы Дилә Булгакова Башкортстан Халыклар дуслыгы йортында алып барды.

Пандемия аркасында “утырмалар” шактый вакыт тукталып торгач, ниһаять, кул эшләре белән мавыгучылар 11февральдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында очрашты. Аларның остазы бу юлы “Сәхибжамал” оешмасының Уфадагы Дим бистәсе бүлекчәсе житәкчесе, “Егет кешегә 70 төрлө һөнәр дә аз” дигән мәкальдән дә уздырып, борынгы һәм заманча һәр һөнәргә маһир Римма Әминева булды. Утырмага, гадәттә, төрле яшьтәгеләр жыелып, житкән кызлар бирнә әзерләгән, жиңги-апалар тәжрибә уртаклашкан, хужабикәләр үз йортын котайткан. “Сәхибжамал” утырмасында да нәкъ шулай, 6 яшьтән алып, 60тәгеләр дә катнашты. Римма Нәби кызы аларга калфак ясау серләрен ачты, эш барышын анык тәфсилләп, киңәшләр бирде. Килгәннәр исә үзләренә килешле калфаклар тегеп, кайсыберәүләр дәрес барышында аны житештереп тә өлгертте.

Римма Әминева түгәрәк эше даими дәвам итәчәген әйтеп, алдагы очрашуларда хәситә ясау, сөлге чигү һәм башка осталык сабаклары бирәчәген вәгъдәләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*