tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар малае, Татар кызчыгы- 2021” бәйгесенә әзерлек башланды
“Татар малае, Татар кызчыгы- 2021” бәйгесенә әзерлек башланды

“Татар малае, Татар кызчыгы- 2021” бәйгесенә әзерлек башланды

Шушы көннәрдә Иҗауның 107нче балалар бакчасында татар халык ашы, кыстыбый пешерү буенча остаханә узды. Үткән елны чара “Сабантуй” кафесында узган иде, ә быел чикләнүләр аркасында, бакчада уздырырга булганнар.

Кызлар һәм малайлар кыстыбый пешерү серләренә төшенде. Кайбер малайлар, әбиләренә кыстыбый пешерергә булышканнарын әйтте. “Ак калфак” әгьзасы, музыка тәрбиячесе балалар белән бию хәрәкәтләрен кабатладылар.

16 февральдә бәйге бакчада узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*