tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Сатыш мәдрәсәсе яңарыш кичерә
ВИДЕО: Сатыш мәдрәсәсе яңарыш кичерә

ВИДЕО: Сатыш мәдрәсәсе яңарыш кичерә

2021 ел Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Тормышыбыз алга барган саен , яшәешебезгә фәнни технологияләр күбрәк утеп керә. Моны Cаба районының Сатыш мәдрәсә музее мисалында да күрергә мөмкин.

Үз заманы өчен  мәгърифәт үзәкләренең берсе булган Сатыш мәдрәсәсә яңарыш кичерә. 2016 елда мәдрәсә бинасы төзекләндерелгәннән соң, тарих белән кызыксынучыларны кабул итә башлый. Мәдрәсә музее ике залдан тора, икесендә дә заманча технологияләр кулланыла.

Менә Сатыш мәдрәсәсенең макеты. Шәкертләр тырышып сабак ала. Мичкә ягылган. Куыклы лампалар кабызылган. Макет яныннан аерылып китәсе дә килми. Барысы да чынбарлыктагы кебек.  Өстәлләрдәге планшетларга кагылу белән документлар ачыла. Интерактив тактада  гарәп шрифтлары белән язарга өйрәнеп була. Монда язучы Мөхәммәт Галинең китаплары да урын алган. Күренекле дәүләт эшлеклесе Рәүф Сабиров та шунда белем алган. Кыскасы, экспонатлар шәхеснең йөзен тулысынча ачып бирә. Мәдрәсә музее – авылның йөзек кашы, горурлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*