tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең беренче һәм икенче томнары дөнья күрде
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең беренче һәм икенче томнары дөнья күрде

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең беренче һәм икенче томнары дөнья күрде

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография хезмәткәрләре төзегән “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең “Татарстан китап нәшрияты”нда тулыландырылган һәм төзәтелгән беренче һәм икенче томнары дөнья күрде.

Сүзлекнең беренче басмасы ТӘһСИдә 2015 елда басыла башлаган иде. Бүгенге көндә аның 5 томы басылып чыккан, тиздән 6 нчы томы да әзер булачак.

Татар теленең күптомлы фундаменталь аңлатмалы сүзлеге – күләме һәм эчтәлеге белән мондый төр сүзлекләрнең иң тулысы. Аны тел галимнәре, тәҗрибәле сүзлекчеләр төзи.

Сүзлекнең I һәм II томнарын төзүче төп авторлары –  Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Фирая Гаффарова, Эльвира Сафина, Ольга Галимова һ.б.

Фәнни редакторлары –  Фирая Гаффарова, Гөлзада Саберова, Фәридә Таһирова.

Икенче басманың җаваплы редакторы –  Ринат Сәфәров.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*