tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Татармультфильм” оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар
Бөтендөнья татар конгрессында “Татармультфильм” оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар

Бөтендөнья татар конгрессында “Татармультфильм” оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында “Татармультфильм” берләшмәсенең эшчәнлеге белән таныштылар. Чарада РФ төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре онлайн форматта катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чарада катнашучыларны сәламләде һәм “Татармультфильм” оешмасы проектларының аеруча затлы, зәвыклы, кызыксыну уята торган булуын ассызыклады.

– Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Яшь буынга туган телебезне, ана телебезне җиткерү ысулы буларак мультимедиа продукциясе һәм башка бик күп төрле проектлар бар икәнен күрсәтәсебез килә. Шуңа күрә без бүген “Татармультфильм” оешмасының генераль директоры Марат Ганиев, башкарма директоры Алсу Низамиеваны бирегә чакырдык. Алар безне берләшмәнең проектлары белән таныштырып китәчәкләр. Аеруча, “Әлдермештән Әлмәндәр” анимацион фильмы турында да сөйләп үтәчәкләр. Бүгенге көндә татар балалары, татарча камил белмәгән балалар өчен “Татармультфильм” продукциясе бик файдалы, – диде ул.

“Татармультфильм” оешмасының генераль директоры Марат Ганиев чарада катнашучыларны сәламләде һәм чакыру өчен рәхмәтен белдерде.

– Бездә дистәлән проектлар бар, алар турында бүгенге очрашу кысаларында гына сөйләп бетерә дә алмыйбыз. Бүген без сезгә “Әлдермештән Әлмәндәр” анимацион фильмы турында да сөйләрбез. Аның премьерасы 10 май көнне Г. Камал исемендәге театрда булачак, – диде ул.

Оешманың башкарма директоры Алсу Низамиева “Татармультфильм” берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырды:

– Белгәнегезчә, безнең оешма мультфильмнар ясау белән генә шөгыльләнми. Без төрле нәфис-әдәби басмалар бастырабыз, мобиль кушымталар, уенар чыгарабыз. Алдарак әйтелгәнчә, без татар халкының төрле буыннарын бәйли торган, “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре мотивлары буенча төшерелгән анимацион фильм чыгардык. Бу проект – безнең берләшмәнең күптәнге хыялы. Әлмәндәр яңадан сәхнәгә кайтачак һәм үзенең дусларын – тавыш артистлары Равил Шәрәфиев, Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Гөлнара Гайнетдинова, Ләйсән Гатауллинаны җыячак. Тамашачылар фильмны гына түгел, ә персонажларның эксклюзив интервьюларын да күрәчәк, фильмны төзүчеләр командасы белән очрашачак, – дип сөйләде ул.

Алсу Низамиева шулай ук “6 хәреф”, “500 сүз”, “Җиде энҗе бөртеге” проектлары белән дә таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*