tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә иң яхшы тышкы бизәлешкә “Нурлы Рамазан” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар
Нәзарәттә иң яхшы тышкы бизәлешкә “Нурлы Рамазан” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

Нәзарәттә иң яхшы тышкы бизәлешкә “Нурлы Рамазан” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

Бүген, шәүвәл аеның 8 нче көнендә (28 апрельдә), Нәзарәттә Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйгенең абсолют җиңүчесе булган Кукмара районының Туембаш авылындагы шәхси йорт хуҗалары – Сәетовлар гаиләсенә «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторыннан хаҗга юллама сертификаты тапшырды. Бу объект барлык сайлап алу критерийларына җавап бирә: ул бизәлештә ислам һәм Рамазан ае символларын кулланган; гадәти булмаган бизәлеш; эстетик күркәмлеккә һәм мәгънәви төсмерләргә ия; хәзерге заман технологияләрен файдаланган. Әлеге шәхси йорт көндезен һәм төнлә бөтен урамны гирляндалар һәм “Рамазан – 2023” язуы белән яктыртып тора. Шулай итеп, барлык авыл халкына изге айның кыйммәтләрен искә төшерә.

Лауреатлар дип табылган Лаеш мөхтәсибәте мәчете (ул башкалардан колачлылыгы һәм мәгънәви төсмерле булуы белән аерылып тора) һәм Казанда “МануФактура” кәһваханәсе (аның керү юлы дизайнерлы бәйрәмчә бизәлеш белән яктыртылган) дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Калган катнашучыларга сертификатлар бирелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, кунаклар алдында чыгыш ясап һәм рәхмәт әйтеп, “Нурлы Рамазан” бәйгесендә катнашуны дәгъват белән тиңләде, чөнки бизәлгән биналар диннең матурлыгын күрсәтте, халыкка Рамазан аеның күркәм кыйммәтләре хакында искә төшерде, бәйрәм рухы тудырды. Мөфти хәзрәтләре чит илләрнең тәҗрибәсен мисалга китереп, Рамазан аенда Төркиядә бәйрәм мохите булуын, анда мәчетләргә Рамазан ае белән тәбрикләп язулар куелуын әйтте. Гомумән алганда, киләсе елларда “Нурлы Рамазан” бәйгесе зур күләмдә уздырылыр, дип өметен белдерде ул. Быел Татарстан тәҗрибәсе башка төбәкләргә кызыклы булган: мондый бәйгене алдагы елларда Дагыстанда да оештырырга ниятлиләр.

Белешмә. 
Бәйгедә барлыгы 27 объект катнашты. Дин кардәшләребезне 18 мәчет (Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Мөслим, Буа, Әлмәт, Кукмара, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Мамадыш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Саба, Әгерҗе, Башкортостан), Казандагы 2 җәмәгать туклануы урыны – “Туган авылым” комплексы һәм “МануФактура” кәһваханәсе, мөселман товарлары һәм автозапчастьлар сатучы 2 кибет (Саба һәм Яшел Үзән) һәм хәтта Алабугадагы “Олимп” спорт мәктәбе, Кукмара районындагы шәхси йорт һәм Казандагы “Мирас” шәхси балалар бакчасы якты итеп бизәлеп каршы алды. Моннан тыш, “Хозур” нәшрият йорты һәм “Зәкят” хәйрия фонды да бизәлде.

Конкурстан тыш бәйгегә үз эшләрен Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы мөхтәсибәтенең Октябрьский бистәсе мәчете, Алексеевск мәчете янындагы ашханә һәм “Амаль” финанс йорты да тәкъдим итте. Изге аебызны хөрмәтләп, Казанның “Иске шәһәр” префектурасы да Каюм Насыйри урамын бизәде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*