tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлегенең күчмә утырышы узды
Актанышта “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлегенең күчмә утырышы узды

Актанышта “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлегенең күчмә утырышы узды

Бүген Актаныш районы җирлегендә “Татар халкының тарихын, мәдәниятын саклауда тәрбия” дигән темага районара киңәшмә-семинар үтә. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова  һәм Башкортстан Республикасының Туймазы районыннан, Татарстанның Тукай, Сарман, Мөслим, Актаныш районнарыннан ак калфаклылар катнаша.

Семинар “Тылсым” балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышудан башланып китте. Биредә милли тәрбиягә  игътибар юнәлтелгән. Әлеге  бакча тәрбиячесе Республикада “Ел тәрбиячесе” исеменә лаек булган. Мәктәпкәчә учреждениеда кул эшләренә өйрәтү, балаларны милли сәнгатебез рухында тәрбияләү максат итеп куелган.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова балалар бакчасы белән танышты һәм конгресс исеменнән бүләкләр тапшырды. Аннары киңәшмәдә катнашучылар “Яшьлек” үзәгенә килде. Биредәге очрашуда Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы, җирлекнең “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова, җирлек җитәкчеләре, һәр җирлекнең ак калфаклылары, совет әгъзалары һ. б катнаша.

Утырышта, 24-26 апрель көннәрендә Казанда узган III Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаенда күтәрелгән мәсьәләләр хакында сөйләштеләр, “Сәләмәт милләт” проектын тормышка ашыру буенча фикерләштеләр.

Юлай Низаев фотосурәтләре.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*