tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авыл яме булган тальян гармун, үзәкләрне өзә моң аша….. “
“Авыл яме булган тальян гармун, үзәкләрне өзә моң аша….. “

“Авыл яме булган тальян гармун, үзәкләрне өзә моң аша….. “

Әллә безнең генә буын гармун моңын тыңлап үсте дисезме? Гармун, скрипка, мандолина көйләренә әби-бабаларыбыз кушылып җырлаган, моңланган!
Югалмас ул гармун моңнары, югалтырга, онытырга бирмәбез.

“Моңнар кайтсын авылга! “- дигән бик киң таралган матур чара гүзәл Башкортстаныбызның барлык авылларында да диярлек уздырыла. Чишмә районы Ярми авылы мәдәният йортында кунаклар каршы алырга әзерлек бара. Күрше районнардан, авыллардан гармунчыларны көтәләр. Ярми авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Харас кызы һәм сәнгать җитәкчесе Ринат Харас улы мәдәният йортын гөл итеп бизәгәннәр.Татар халкының көн-күреш әйберләреннән бик матур күргәзмә оештырылган.Бу эссе көндә тамашачыларга күләгәдә урыннар әзерләнгән. Кунакчыл Ярми авылында чарага килгән кунаклар гына түгел, авыл халкы да тәмле ризык белән сыйлана. Әйе! Зур казанда плов тәмле исен авылга таратты,файдалы үләнле чәйләре дә бит чишмә суыннан кайнатыла.

Чү! Ерактан гармун тавышлары ишетелә, кушылып җырлыйларда!Тар урамны киң итеп гармунчылар килә!Гармун тавышлары күңелләрне җилкендерә!Бу матур күренешне күреп калырга кирәк!!!! Кунаклар Стәрлетамактан,Дәүләкән, Бакалы районнарыннан, Чишмә касабасыннан,, Чишмә районының Бәкәй, Сәрән,Калмаш, Үрге-Тирмә, Түбән-Тирмә авылларыннан hәм хуҗалар Ярми авылы гармунчылары.

Рәүф Рәмил улы Нарыкбаев җитәкчелек иткән Чишмә районыны мәдәният сарае ансамбле татар халык җырларыннан торган җырлы-моңлы тамаша тәкъдим итте. .Ярми авылының “Җидегән чишмә” үзешчән татар ансамбле hәм “Сәхнә дуслары” театр төркемедә тамашачылар күңеленә хуш килде. Сүз гармунчыларга бирелде. Менә кайда талант ияләре. Халык җырлары,заманча көйләр, бию көйләре башкарылды. Үзе уйнап, үзе җырлап башкарган чыгышларда бик матур булды. Түзеп утырырлык мени бер урында. Ярми авылыннан 84 яшьлек Клара апа тыпырдатып биеп алды, Слак авылыннан 83 яшьлек Милә Мидхәт кызы кушылып җырлап җибәрде. Халык уены “Ал кирәк, гөл кирәк” уйналды, “Өчле”, ” Дүртле” биюләре башкарылды. Гармунчылар бер-берсен алыштырып тордылар, күмәкләшептә уйнадылар.

БР “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Ябир кызы иң яшь гармунчыга (16 яшь) Шарипов Рәсүлгә,иң олы яшьтәге Түляков Раилгә ,Ярми авылының бу чараны оештыруда актив катнашкан Муслимов Рәмилгә Рәхмәт хатлары hәм “Татар дөньясы” китаплары белән бүләкләде.

Чишмә районы Ярми авылы “Ак калфак” бүлекчәсенә (җитәкчесе Сарварова Гөлфия) зур рәхмәтебезне әйтәбез!

Альбина Якупова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*