tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике йорт, бер ишек
Ике йорт, бер ишек

Ике йорт, бер ишек

Тормышта барлык серләреңне сөйләрдәй, борчуларың белән дә, шатлыкларың белән дә уртаклашырдый, кайвакыт бергәләп ела­шырдый, кыскасы, сине һәрчак аңлап, хәлеңә керә торган кеше булырга тиеш. Минем өчен шундый кеше – килендәшем Рафия (фотода сулда). БезТүбән Новгород өлкәсендәге Яндавишча авылында яшибез, Латыйповлар гаиләсенә килен булып ул 1972 елда килде, ә минем киленлек стажым ул чакта өч ел иде инде. Ике ел бер йортта яшәдек, каен әти-әниебез дә бар иде, әлбәттә, әмма бер генә дә тыгызланмыйча, аңлашып, дус-тату тордык. Аннары без төп нигездән бер йорт аша гына өй салып, аерылып чыктык, әмма килендәшем белән бүгенгәчә ике туган кебек гомер итәбез.

Без тормыш иптәшем Хәйдәр белән фермада эшләдек, ә анда бит таңнан торып эшкә китәргә кирәк. Шуңа да кызла­рым (ике кыз, өч ул үстердек) иртән Рафиягә барып, чәчләрен үрдерә иде, ул шундый ты­гыз, каты, матур итеп үремнәр үрә, ике көн буена бер генә чәч бөртеге дә тырпаеп чыкмый иде.

Элек бит туйлар бик күп була иде, шулай туйга, я бүтән җиргә киткәндә, биш балабызны каена­наларымда калдыра идек, әле бит үзләренеке дә бар, күп бала бергә булгач, өйнең асты өскә килә бул­гандыр, әмма Рафия орышырга, нидер әйтергә түгел, кырын ка­раш белән дә карамады беркай­чан, шуңа да балаларыбыз да бик теләп йөрде анда.

Каен әтибез Хәлим Бөек Ва­тан сугышы ветераны, Берлинга хәтле җиткән, орден-медальләр белән бүләкләнгән, әмма ярала­ры да күп иде һәм алар һәрчак  үзләрен белгертеп торганга, ул күбесе авырап торды, Рафия бер дә авырсынмыйча карады, 87 яшендә вафат булды кайна­табыз, ә кайнанабыз 90 яшен тутырып мәрхүмә булды. Ми­нем әнием дә 91 яшен тутырып бакыйлыкка күчте, без аны чи­ратлашып туганнарым белән карадык. Рафия килендәшем дә аны карашырга бик булышты: бергәләп мунча кертә идек, кая булса китәргә туры килсә – ул аның янында кала иде.

Ни кызганыч, бер генә бала­лары да әти-әниләре яшенә җитмәде – минем Хәйдәрем 71, Рафиянең ире Сәяр 60 яшендә вафат булдылар, калган туган­нары да картайганчы яшәмәде.

Рафия килендәшем тормыш­та күп югалту кичерде, алар сигезәү – биш ир, өч кыз туган иде, ир туганнарының дүртесе 50 яшенә дә җитә алмады, берсе 60та вафат булды. Апасы белән сеңлесе башкалада яши, Рафия аларның йортларын да, туып-үскән нигезләрен дә карап тора.

Рафиянең улы Халит әнисеннән бер өй аша гына яши, кызы Румия башкалада төпләнде. Өч оны­гын да тәрбияләп үстерүдә зур ярдәм күрсәтте, ә кызының улы Илнур 9 классны тәмамлаганчы әбисендә яшәде, аннары гына Мәскәүгә китте. Улы белән ки­лене Алсу көне буе эштә булган­лыктан, аларның да йорт-җирен, малларын карашырга булыша.

Менә шундый өлгер, бар яктан да уңган минем килендәшем, ә инде кунакчыллыгын, ярдәмчеллеген әйтеп-сөйләп тә бе­тергесез. Без, ничек әйтмешли, ике өй – бер ишек булып гомер итәбез, Рафия хәзер ялгыз, ә мин улым Илдусның гаиләсе белән бергә яшибез һәм Рафия ни пешерсә дә, тиз генә безне чакы­ра, әлбәттә, үзен дә бернидән калдырмыйбыз, төшкә хәтле бе­ребез чәйгә чакырса, төштән соң икенчебез. Икебез дә намазда, Аллаһы Тәгалә үзе кабул итсен.

Менә шулай бер гаилә бу­лып гомер итәбез килендәшем-сердәшем белән, ул минем иң якын кешем, аның кебек кешелекле, мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләр бу дөньяда бик сирәк. Шундый бул­ганга балаларым да аны бик ярата, хөрмәт итә, якын күрә.

Үткән атнада, 25 сентябрь көнне, Рафия үзенең 70 яшьлек юбиле­ен билгеләде. Бераз соңарып булса да, мин аны барча гаиләм исеменнән шушы матур гомер бәйрәме белән котлыйм, туганым­дай якын булган килендәшемә корычтай саулык, хәерле озын гомер телим, бала-оныкларының кадер-хөрмәтендә матур картлык кичерергә язсын, рәхмәт шундый булганың өчен, тагы да озак ел­лар шулай чөкердәшеп яшәргә язсын Ходай Тәгалә.

Хасәнә ЛАТЫПОВА.

Яндавишча.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*