Акция әдәби татар телен өйрәнү, татар теленә кызыксынуны арттыруга, татар тел белгече һәм укытучысы профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Чарада 235 кеше катнашты, шуларның 130 ы онлайн форматта язды. Диктант язу 4 аудиториядә барды.
Иң өлкән катнашучы 9 нчы сыйныф укучысы Гатауллин Илданның бабасы Гатауллин Мәгъдәнур Идият улына -82 яшь һәм шул ук сыйныф укучысы Сафин Гаделнең әбисе 65 яшьлек Рәмзия Габделбар кызының әлеге акциядә катнашулары аерым игътибарга лаек.
Иң яшь катнашучылар – 6 нчы сыйныф укучылары булдылар.