tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург: Җәлилнең туган туфрагында
Оренбург: Җәлилнең туган туфрагында

Оренбург: Җәлилнең туган туфрагында

Автобус бер төркем төбәк тарихын өйрәнүчеләрне, галимнәрне, язучыларны, музей хезмәткәрләрен Җаек елгасы буенча алып бара. Өч этаптан торган тугызынчы Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумының икенче өлеше 28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Оренбург өлкәсендә дәвам итте.

Шушы этап барышында юлыбыз Башкортостанның Баймак шәһәре аша үтте. Биредә татар халык язучысы Мирхәйдәр Фәйзи җирләнгән икән. 1928 елда ул Баймакка кымыз эчеп, туберкулез авыруыннан,  дәваланырга килгән була, ләкин вафат булып, Баймак җирендә күмелә. Мирхәйдәр Фәйзи бөтен татар дөньясына таныш булган шәхес. Аның “Галиябану” музыкаль драмасы бөек сәхнәләрдә генә түгел, меңнәрчә авыл клубларында да куела. Безнең төбәкчеләр десанты Баймак шәһәренә кереп, язучының һәйкәленә чәчәкләр салды, аның язмышы һәм иҗат юлына багышланган митинг уздырылды. Тарихчы Марсель Гарипов бөек язучының тормыш юлынының соңгы елларда ачыкланган яңа фактларга  тукталып үтте. Утыз җиде яшендә дөньядан киткән бөек шәхеснең нәселе дә бик белемле булган. Безгә барыбызга да композитор Җәүдәт Фәйзинең әсәрләре таныш. Ике кардәш күпкырлы талант ияләре, шуңа күрә Баймакка тукталып, Мирхәйдәр Фәйзинең һәйкәле янында митинг уздыруыбыз, аның алдында баш июебез хөрмәт билгесе булып торсын иде.

Кара Яр (Черный Отрог)

Сарыкташ районында урнашкан менә шушы авылда 28 сентябрьдә Виктор Степанович Черномырдин (1938-2010) музее базасында Урал елгасында IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумында катнашучылар конференциясе узды. Шуны әйтеп узарга кирәк, безне биредә Равил Кузнецовның “Кайтам әле туган ягыма” җыры белән каршы алдылар. Якташыбызның җырлары биредә популяр икәнен  күреп, туган ягыбыз өчен горурлык хисләре артты. Кара Яр (Черный Отрог) авылы бөек дәүләт кешесенең туган авылы. Үткән гасырның туксанынчы елларында Виктор Степанович Черномырдинны белмәгән кеше бик сирәк булгандыр. Ул СССР һәм РФ дәүләт эшлеклесе, сәяси карьерасының күпчелек өлешендә югары җитәкчелек вазифаларын биләгән, «Газпром»ның башлангычында торган сәясәтче. Аның биографиясенең күренекле бите 1995 елда бандитлар басып алган Буденновскта террорчытлар белән сөйләшүләрдә катнашу була. Виктор Степанович гомер барышында үзенең туган авылын бер дә онытмаган, Россия дәүләтенең премьер-министры булса да, һәрвакыт авылдашларына ярдәм кулын сузган. Гомеренең соңгы елларында авылда зур мәдәният комплексы ачыла, анда хәзер 60 кеше хезмәт итә. Дәүләт эшлеклесенең тормыш юлына багышланган бик эчтәлекле һәм экспонатларга бай музей эшләп килә. Аның беренче катында Виктор Степановичның автомобильләр коллекциясенең экспозициясе дә урнашкан, залда 19 автомобиль тәкъдим ителгән. Алар арасында үз заманының культ модельләре дә, бик сирәк очрый торган бердәнбер экземплярлар да бар.

Черномырдин музееның конференцзалында краеведлар десанты гына түгел, Оренбург өлкәсенең төрле почмакларыннан килгән төбәк тарихын өйрәнүчеләр дщ җыелган иде. Аларның җитәкчеләре  Альмира Шиһап кызы Омарова белән без узган җәйдә үзебезнең Рбишча авылында үткән форумда танышкан идек. Үзе математика укытучысы булуга карамастан, туган як тарихын өйрәнүгә үлеп гашыйк булган кеше ул, авыллар, мәчетләр төзү тарихы дисеңме – барысы турында да сөйләп бирә ала. Миңа калса, аның оешмасында бар да шундый актив кешеләр. Алар үзләренең чыгышларында безне Оренбург җирлегендәге татар, мишәр, ногай, казах авылларының тарихы (шулар арасында югалган авыллар да бар иде), таулар, табигый һәйкәлләр, аларны ничек саклап калу ысуллары турында бик эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясадылар, арада мәктәп укучылары да бар иде. Аерым чыгышлар Оренбург геройларына кагылды. Биредә өлкә башкаласының очучылар мәктәбендә Михаил Девятаев, Юрий Гагарин кебек танылган шәхесләр укыган. Кувандык районында Әсхәт Аббязов (очучы, Кандагардан самолет алып китүчеләрнең берсе) туган.

Оренбург татарлары тарихына багышланган шушы конференциядә без дә үз докладларыбыз белән чыгыш ясадык, чөнки безнең ике өлкә тарихында бер-берсенә бәйле очраклар бар. Мәсәлән, 1938-1957 елларда Оренбург шәһәре безнең якташыбыз Валерий Чкалов исемен йөрткән. Ә ул утызынчы елларда Кызыл Октябрь районыннан СССРның Югары Советы депутаты булып торган, хәтта Уразавылга килеп, район халкы каршында чыгыш ясавы турында тарихи мәгълүматлар да бар.

Конференция эшен уңышлы тәмамлап, тагын юлга чыктык, алда безне Оренбург шәһәре һәм форумның яңа этабы көтә иде.

Оренбург

Белгәнебезчә, Оренбург илебезнең Көньяк Уралда урнашкан иң зур шәһәрләренең берсе. Ул 1743 елда нигезләнгән булган. Ләкин шәһәр өч тапкыр урынын алмаштырган: беренчесе аның хәзерге Орск урынында булган. Ә инде Җаек елгасы ярында урнашкан өченче шәһәргә губернатор И.Неплюев бай кешеләрне генә чакырып ала, ул шәһәрне сәүдә үзәгенә әйләндерергә җыена. Руслар турында “они вести торговлю не умеют”, дип, бирегә татарларны чакырта, аларның күбесен хәтта дәүләт вазифаларыннан да азат итәләр.

Бүгенгесе көндә биредә 540 меңгә якын кеше яши, шуның 42 меңе – татар. Кайчандыр татар мохите бик көчле булган, зыялы сәүдәгәр Хөсәиновлар гына үзләренең зур эшләре белән бөтен татар дөньясына дан тоткан.

Әйе, милләтне шәхесләр таныта инде ул. “Без Муса Җәлилгә карап, башка бабаларыбызның да каһарманлыгын искә алабыз. Зиннур Шакиров, Шәүкәт Рахманкулов, Мансур Сәгъдиев, Рамил Зәбиров, Мәдинә Рәхимкулова кебек шәхесләр шушы туфракта изге эшләр эшләгән, милләт өчен акчаларын, вакытын кызганмаган. Оренбург – ул 42 мең татарны туплаган шәһәр. Алар читтән килгән түгел, ә шушы төбәктә туган кешеләр”, – дип сөйләде безгә шәһәрнең “Туган тел” оешмасының җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Нур Хөсәинов.

Ә безнең төбәкчеләрбез Оренбург данын җир шарына таныткан Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды. Җитәкчебез Альберт Әхмәтҗан улы Борханов аның батырлыгына тукталып, җәлилчеләрне, «Идел-Урал» легионерларының партизаннар ягына күчүен искә алды. Биредә шагыйрьнең шигырьләре укылды, һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

Оренбургта безнең өчен шәһәр буенча бик кызыклы һәм эчтәлекле экскурсияләр оештырылган иде. Альмира апа Кәрван-Сарай мәчетенә алып барып, аның йөрәгендә үтеп керерди тарихын сөйләде. Мәчет 1837-1846 елларда Оренбург җирендә яшәүче башкортлар һәм мишәр кантоннары ярдәме белән төзелә. Шушы кантоннарда яшәүче мөселман халкы сиксәншәр тиен акча бирәләр. Кәрван-Сарай мәчетен Рәсәй патшасы Николай Iнең туган көненә багышлап, 1846 елның 30 августында ачалар. Мәчеттә укыган беренче намазда 3,5 меңгә якын мәхәллә әгъзасы катнаша. Шушы вакыйгага багышлап, шәһәрдә сабан туе оештырыла, милли көрәш ярышлары уза, ә ат чабышларында ике йөзгә якын катнашучы була.

Әйе, шәһәрдә татарлар калдырган эзләр байтак. Әхмәтбай Хөсәиновның гына биредә унөч йорты булган. Шуларның берсе – “Американская” кунакханәсе. Биредә татар байлары гына түгел, Рәсәйнең һәм чит илләрнең атаклы сәүдәгәрләре эшләрен йөрткән. Шушы Хөсәиновларлар акчаларын бик күп уку йортларына да туздырганнар. Алар тарафыннан төзелгән “Хөсәения” мәдрәсәсе татар халкына бик күп зыялы шәхсләр биргән. Шулар арасында Шәриф Камал, Гаяз Исхаки, Сәгит Рәмиев, Мирхәйдәр Фәйзи, Гайсә Еникеев та бар.

Шәһәрдә сәүдәгәр Мөхәммәтзакир (Дәртмәнд) һәм Сәгит Рәмиевларның йортлары да бар. Җәй айларында алар үзләренең алтын приискаларында яшәсәләр, кышын Оренбургка килгәннәр. Аларның йортларына шәһәрдә  яшәгән бөтен татар  интеллигенциясе җыела булган. Биредә алар “Вакыт” газетасын һәм “Шура” журналын нәшер иткәннәр. 1917 елның октябрь революциясеннән соң, Рәмиевлар бөтен мөлкәтен Совет властена күчерә.

Шунысын әйтеп үтәсем килә: дөрес, шәһәрдә татар сәүдәгәрләренең йортлары, татарлар исемнәре белән бәйле урыннар байтак, ләкин, күбесе бик начар хәлдә, берәр иганәче табылып, аларга капиталь ремонт ясап, сыйфатлы йортлар рәтенә кертсәләр, шушы бөек зыялыларыбызның рухына дога булып барыр иде.

Оренбург шәһәрендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле урыннар да бар, күптән түгел биредә “Җиңү” паркы ачылган, анда данлыклы Т-34 танкыннан алып, зур ракеталарга кадәр үз күзең белән күреп була. Дәһшәтле сугышның һәрбер чорына багышлан искиткеч күргәзмәләр эшләп килә. Безнең өчен биредә дә эчтәлекле экскурсия үткәрелде.

30 октябрьдә Евразия форумы кысаларында Н.Крупская исемен йөрткән китапханәдә янәдән конференция булып үтте. Оренбургның төбәген  өйрәнүчеләр кабат биредәге татар тарихы белән безне таныштыруларын дәвам иттеләр, ә чараның йөзек кашы булып, Муса Җәлилнең кызы Люция ханым белән очрашу булды. Люция ханым – бөек шагыйрьнең беренче баласы. Сиксән җиде яшен тутырса да, әтисенең ватанына аның беренче тапкыр килүе. Барчабызны да саф татар телендә сәламләп: «Бүген мин сезнең арада булуыма бик шат. Әтиемнең туган җирен, туган авылын, ул укыган “Хөсәения” мәдрәсәсен күрергә, ул йөргән урамнардан узарга, аның һәйкәленә чәчәкләр салырга телим”, – диде Люция ханым. Ул форумда катнашып, фикер алышты. Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтарияте җитәкчесе Илдус Дәүләтов Люция Җәлиловага чәчәк бәйләме һәм Оренбургның Альбина Әбсәләмова кооперативында бәйләнгән мамык шәлен бүләк итте.

Шушы көннең эш барышында форумның барча делегатларын  Татарстанның атказанган артисткасы Гөлшат Имамиева үзенең матур җырлары белән сөендерде.

Оренбург шәлләре

Оренбург шәлләре йомшак,

Кызлар ябынсын әле…

Халык җырларына кергән Оренбург шәлләрен кем генә белми дә, аның нәфис, җылы челтәрләренә төренеп йөрисе килми икән? Андыйлар бик сирәктер. Дөнья күләменә танылган шәлләрне бәйләү серләре гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән. Элек-электән бу яклардагы татар авылларында кызларны, ә кайвакыт малайларны да, мәктәпкә кергәнче үк, шәл бәйләргә өйрәткәннәр, бу һөнәр тормыш алып баруны җиңеләйтеп торган. Заман үзгәрү белән, Оренбург якларында шәл бәйләү фабрикалары да барлыкка килгән. Менә шундыйларның берсендә безгә шушы шәлләрнең эшләнү процессларын үз күзләребез белән күрергә насыйп булды. Эшмәкәр Альбина Әбсәләмова җитәкләгән “Оренбург шәлчеләре” (“Оренбургские пуховницы”) җитештерү кооперативы өлкәдә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә таныш. Шушында бәйләнгән шәлләр бренд булып саналып, затлы әйбергә әйләнергә өлгергән. Альбинаның гаиләсендә элек-электән бәйләгәннәр. Ул үзенең беренче шәлен җиде яшендә бәйләп, аны саткан акчага беренче сыйныфка бару өчен аңа мәктәп формасы алганнар. Тора-бара Альбина шәл бәйләүдә остара, үсеп, буйга җиткәндә инде аның шәлләре югары сыйфатлы була. Ире Фаил белән гаилә коргач, алар шушы һөнәрне бизнеска әйләндерәләр. Башта төрле күргәзмәләрдә катнашалар, тора бара дөнья базарына да чыгалар. Әүвәл үзләре бәйләгәннәрне генә сатсалар, сорау арта башлагач, туганнарын, белгән-күргәннәрен дә шушы табышка тарталар. Ә бераздан, җитештерү кооперативы ачып, бик күп шәлчеләрне шушында эшкә алалар. Хәзергесе вакытта аларның тау битләрендәге фермаларында өч меңгә якын кәҗәләре бар. Әмма шәл бәйләү – ул бик авыр һәм катлаулы хезмәт икәнен без биредә үз күзләребез белән күрдек. Бер шәлне бәйләү өчен тотылган мамыкны аялау, тарау, эрләү вакытларын исәпләсәң, 400 сәгать таләп ителә икән. Альбина белән Фаилның җитештерү кооперативында мамыкларны эшкәртү цехында булып, Италиядән китерелгән заманча машиналарда шушы мамыклардан сыйфатлы җеп барлыкка килүен шаккатып карап тордык.

Бүгенгесе көндә Әбсәләмовларның берничә шәһәрдә кибетләре бар. “Оренбург шәлчеләре” предприятиесе ассортиментка да бик бай – 300 дән артык әйбер җитештерәләр, шулар арасында кием-салым, җылы һәм челтәр шәлләр, шарф, палантиннар, бармакча – бияләйләр, баш киемнәре, хәттә бизәнү әйберләре дә бар. Барча әйберләр дә бер-берсен кабатламый, катлаулыклары, төсләре, бизәкләре белән аерылып тора. Арада эксклюзив, авторлык эшләре дә бар. Аларның продукциясен социаль челтәрләр, “валдберис” аша да алдырып була. Хәзерге вакытта аларның кооперативында 160 шәл бәйләүче бар, алар барысы да үз өйләрендә эшли. Ләкин шәл бәйләүчеләрнең күбесе инде олы яшьтә. Иң яшенә – 42 яшь. Яңа буын кул осталарын тәрбияләү өчен Әбсәләмовлар “Шәл бәйләү” мәктәбе ачарга җыена.

Альбина белән Фаил Әбсәләмовлар предприятиесе белән саубуллашып, безнең делегация күтәренке кәефләр белән Оренбург татар театрына юнәлде.

Оренбургта татар театры 1905 елда ук эшли башлаган. Аны Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкли. 1991 елда театрга Мирхәйдәр Фәйзи исемен бирәләр. Биредә без драматург Туфан Миңнуллинның “Нәзер” исемле спектаклен карадык.

Минзифа Әхмәтшина, Әлмәт шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*