tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылды
Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылды

Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылды

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылды. Биредә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы ачылышта катнашучыларны сәламләде һәм әлеге чараның  XV «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы кысаларында үткәрелгән беренче рәсми чара булуын ассызыклады.

– Без республикага күрсәтелгән ышаныч өчен Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм илебез Хөкүмәтенә рәхмәтебезне белдерәбез.Хәләл-ярминкә – катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирә торган яхшы традиция. Бүген биредә Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән төрле продукция тәкъдим ителгән. Ярминкәдә катнашучыларга нәтиҗәле эш, кунакларга уңышлы сатып алулар телим, – диде ул.

Соңрак Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе белән танышты.

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелгән.

Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә бөтен дөньядан 4,5 меңнән артык товар тәкъдим ителеп, 5 мең квадрат метр мәйданны били. Россиядә иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясындагы әйдәп баручы компанияләр җитештергән, тиешле сертификаты булган азык-төлек, кием, аксессуарлар, косметика һәм башка товарларны сатып алырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*