tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтеребездә мәңге сакланачак
Хәтеребездә мәңге сакланачак

Хәтеребездә мәңге сакланачак

2024 елның 8 мае Бәрәңге районының Куян авылы тарихына истәлекле көн булып кереп калачак. Бу көнне биредә шушы авылда туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан хөрмәтле затлар истәлегенә мемориаль стела ачылды.

Мемориалны төзү инициаторы һәм иганәчесе исә шушы авыл кешесе, «Хлебснаб» ҖЧҖ директоры Хатиф Гәрәй Вафин була. Улы Альберт Вафин әтисенә бу игелекле гамәлдә ярдәм итә. Һәйкәл проекты һәм аны урнаштыру эшләрен алар үз хисапларына башкара. Вафиннарның фикерен авылдашлары да хуплый.

Староста Рафаиз Фәйзрахманов һәм Куян авылы мәдәният йорты директоры Илдус Газизов җитәкчелегендә авыл яшьләре бик тиз арада мемориалны төзеп куя. Җирлек идарәсе, мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар, укучылар һәм волонтерлар тырышлыгы белән зур эш башкарыла: Куян, Татар Кошпае һәм Прикум-фабрика авылларыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеге барлана. Аларның исемнәре хәзер плитәләргә уеп язылган.

Мемориаль стеланы ачу тантанасына Бәрәңге район хакимияте башлыгы Әлфит Ибраев, Мари Иле Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты, «Победа» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Александр Павлов, Мари Иленең Республика татар мәдәнияте үзәге директоры Илгис Гайсин, Мари-Төрәк һәм Бәрәңге районнары хәрби комиссары Александр Ившин, Мазарбашы авыл җирлеге хакимияте башлыгы Лилия Шәрифҗанова, Куянавыл урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, районның башка авыл-бистәләрендә яшәүчеләр чакырылган иде. Авыл халкын әлеге мөһим вакыйга белән котлап, алар һәр авыл җирлегендә шундый ук һәйкәлләр ачуның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Тантанада катнашучыларны мемориаль стела төзү инициаторы һәм аның иганәчесе Хатиф Вафин, мәчетнең имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Габдуллин, авыл старостасы Рафаиз Фәйзрахманов сәламләде. Сугышта катнашучыларның оныклары һәм бу оныкларның балалары татар һәм рус телләрендә бабайларының батырлыгына багышланган шигырьләр сөйләде.

Истәлекле чарага килүчеләр Ватаныбыз азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән ата-бабаларын бер минут тынлык белән искә алды. Һәм менә тантаналы мизгел җитте — кызыл тасма киселде һәм һәйкәл япмасы ачылды. Яу кырларында мәңгелеккә ятып калганнарның да, фронттан исән кайтканнарның да исемнәре гранит плитәләрдә мәңгеләштерелгән.

Плитәләрдә 309 кешенең фамилиясе уеп язылган, шуларның 137 се туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Аларның һәрберсе — кемнеңдер улы, абыйсы, энесе, әтисе, бабасы. Һәркемнең үз язмышы. Хатиф Вафин һәм авыл халкы зур эш башкарган. Киләчәк буыннар аларга мәңге рәхмәтле булачак.

Бу чараның оештыручыларын – район хакимияте башлыгы урынбасары Лилия Галиуллинаны, район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Наилә Гәрәеваны, Бәрәңге үзәкләштерелгән клуб системасы, Куян авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләрен, Куянавыл урта мәктәбенең директорын, педагогларын һәм укучыларын аерым билгеләп үтик. Бәрәңге үзәкләштерелгән клуб системасының күчмә автоклубын тантана үткәргәндә куллану мөмкинлеге дә куанычлы.

Бөек Ватан сугышы еллары бездән ерагайган саен, әтиләребез, бабайларыбыз һәм аларның әтиләре кылган батырлыкның зурлыгы тагын да ачыграк күренә. Һәм бу хакта хәтер саклау — безнең бурычыбыз.

ФӘНИЛ МУСИН

Мари Иле Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*