tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәйкәлләрдә хәтер, һәйкәлләрдә тарих
Һәйкәлләрдә хәтер, һәйкәлләрдә тарих

Һәйкәлләрдә хәтер, һәйкәлләрдә тарих

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, 8 май көнне Сизнер авылында Ватан сугышында һәлак булганнарга, җинү яулап кайткан батырларга, тылда армый-талмый хезмәт куйган тыл ветераннары истәлегенә һәйкәл ачылды.

Авыл халкы бу тантанага бердәм булып килгән иде. Заманча, зәвыклы, тирә-ягы тәртипкә китерелгән, халкыбыз батырлыгын гәүдәләндерүче һәйкәл ерактан үзенә тартып тора. Смәел җирлеге республика конкурсында катнашып, откан грант кысаларында бу истәлеккә ярты миллион сумга якын финанс чыгымнарын күтәргән. Һәйкәлне Балтач бистәсеннән Искәндәр Шакирҗанов эшләгән, ә тирә-як коймаларын тоту, мәйданны тәртипкә китерүне районның ХЭС оешмасы (җитәкчесе Фәһим Сибагатуллин) башкарган. Смәел авыл Советы депутаты Иван Антонов авылдашы Петр Марков белән бу эшне башлап йөргәннәр, тырышканнар. Бердәм булып, бер булып эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә, кадере дә була шул.

Һәйкәл ачылышына мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә алынган, анда батырларча һәлак булган Павел Матвеевның әтисе-әнисе, туганнары да чакырулы иде. Һәрвакыт ярдәмгә килергә торучы, киң күңелле, хезмәт сөйгән, тырыш егетнең истәлеге буларак һәйкәл диварында элмә такта куелды. Чыгыш ясаучылар, тантананы алып баручылар тарихны, батырларыбызның, халкыбызның данлы эшләрен онытмаска, яшь буын хәтерендә бу мизгелләр саклансын иде, дип чакырдылар. Батырлар истәлегенә мәдхия җырланды, чәчәкләр салынды. Бу һәйкәл авылның бизәге, халык хәтере булып мәңге саклансын иде!

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*