tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лекторий, остаханәләр һәм этнографик экспедиция: «Хәзинә» галереясында «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе зур проектка башлангыч бирде
Лекторий, остаханәләр һәм этнографик экспедиция: «Хәзинә» галереясында «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе зур проектка башлангыч бирде

Лекторий, остаханәләр һәм этнографик экспедиция: «Хәзинә» галереясында «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе зур проектка башлангыч бирде

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция гаилә, нәсел темаларына һәм XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы татарларның туй йолаларына багышлана.

Экспозиция хәзерге заман кешесенә гаилә кыйммәтләренең асылын һәм гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеген искәртә. Ник дигәндә, татарларда өйләнү изге бурыч кына түгел, ә хак, мул, бәхетле тормышның нигезе булып саналган.

«Әлеге күргәзмә Татарстанда Гаилә елына багышланган чаралар плеядасын дәвам иттерә. Бу темага багышлап уздырылган вакыйгаларның күплеген исәпкә алсак, экспозиция гаилә темасының ни дәрәҗәдә күпкырлы булуын күрсәтә. Әйберләргә игътибар белән күз салыгыз. Алар кул эшләнмәләре, чигү, күн мозаикасы сәнгатенең кадерләп саклануын һәм буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җитүен дәлилли. Сәләтле яшьләребез бу традицияне күтәреп алыр, йөрәге аша үткәреп, аңа яңа сулыш өрер, дип өметләнәм», — диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Күргәзмә шул рәвешле оештырылган ки: анда килгән һәркем үзен чын татар туенда итеп хис итә ала. Экспозиция музейның ике залында җәелдерелгән. Беренчесендә кунакларны мәҗлеснең төп сәбәпчеләре — кияү белән кәләшнең тантаналы фотопортреты каршы ала. Бөтен зал буйлап исә кунакларның бүләкләре урнаштырылган.

Менә тормышның һәр очрагына яраклы калфаклар һәм түбәтәйләр: бай, матур итеп чигелгәннәре — бәйрәмнәр һәм мәҗлесләр өчен, тыйнаграклары — көндәлектә кияр өчен.

«Күргәзмәнең төп өлеше Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның бай коллекциясеннән булган әйберләрдән гыйбарәт. Борынгы зәркан бизәнү әйберләре, тарихи шамаилләр — аларны 30-40 ел элек шундый ук музей хезмәткәрләре экспедицияләрдән алып кайткан. Без сезгә бу гәүһәрләрне күрсәтә алу мөмкинлегенә шатбыз», — дип билгеләп үтте проектның җитәкчесе, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева.

Күргәзмәдә кәләшнең «зәркан почмагы» үзенә тартып тора. Хәситә, чулпы, беләзекләр һәм яка чылбыры: мәҗлес тәмамлану белән кәләш аларны, һичшиксез, киеп караячак. Нәкъ менә витрина өстенә күргәзмәне оештыручылар көзгеле борынгы шамаил элеп куйган.

Күргәзмәнең чын гәүһәрләре — XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татарлары фотоларының бай тупланмасы. Әлеге экспонатлар Низами Ибраһимов, шулай ук Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тупланмасыннан алынган.

«Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау закон дәрәҗәсендә дәүләтнең өстенлекле юнәлешенә әверелде. Шуны әйтергә кирәк: бөтен технологик алга китешнең нигезендә һәрчак мәдәният һәм гореф-гадәтләр булды һәм кала бирә. Бүгенге күргәзмә дәүләт бурычын үтәүгә һәм татар халкының милли асылын ныгытуга сизелерлек өлеш кертә», — дип ышаныч белдерде ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов.

Киләсе зал туйга әзерлек йолаларына багышланган. Биредә кәләшнең әнисе зур кайгыртучанлык белән бирнә җыеп куйган: шул чордагы читекләр, паннолар, мендәрләр. Картиналар исә туй мәҗлесенең һәм булачак гаилә тормышының төп мизгелләрен тасвирлый.

Бүлмәнең йөрәгендә — 1821 елгы кулъязма Коръән. Ул бирегә очраклы рәвештә генә килеп эләкмәгән: татар гаиләләрендә нәкъ менә шундый изге китап иң кадерле урында сакланган.

«Әлеге күргәзмә зур ярату белән оештырылды. Витринадагы күп әйберләрне шәхси коллекцияләреннән эзләп табып музей хезмәткәрләре үзләре алып килде. Һәркайсында зур тарих саклана. Сезгә аларны күрә алу мөкинлеген бүләк итәргә шатбыз», — дип сөйләде проектның куратордашы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның гыйльми сәркатибе Гөлнара Мансурова.

Әйберләр арасында Камал театры һәм шәхси тупланмалардан булган XX гасыр башындагы костюмнар да бар.

«Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе — Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты кысаларында оештырылган «Халык иҗаты гәүһәрләре» дип исемләнгән зур проектның бер өлеше. Экспозиция — аны гамәлгә ашыруның беренче этабы гына.

Күргәзмә эшләгән вакытта залларда татарларның декоратив-гамәли сәнгате темасына багышланган лекторий уздырылачак.

Моннан тыш, биредә халыкның социаль якланмаган өлеше өчен остаханәләр сериясе оештыралачак: тукучылык һәм тукыма кисәкләреннән тегүдән алып курчаклар һәм керамик уенчыклар ясауга кадәр. Барлыгы 12 дәрес үткәрү ниятләнә.

Казанлылар һәм башкала кунаклары күргәзмәгә сокланып йөргән һәм осталардан тәҗрибә алган арада, проектның экспедиция төркеме Татарстанның 9 районында булачак: Апас, Буа, Чүпрәле, Саба, Балтач, Әтнә, Актаныш, Мөслим, Алабуга.

Экспедициянең максаты — республика татарларының халык һәнәрчелеге үрнәкләрен эзләп табу һәм җыю, халыкның традицион мәдәниятен тирәнтен өйрәнү максатыннан кәсепчелек техникасын үзләштерү. Тупланган материаллар һөнәрчелек традицияләре яңарышына һәм Татарстанның эчке туризмын үстерүгә нигез булып торачак.

Күргәзмә 2024 елның 15 сентябренә кадәр эшләячәк.

«Халык иҗаты гәүһәрләре» проекты Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты кысаларында гамәлгә ашырыла. Грантны алучы булып Татарстан Республикасының «Сафьян» фольклорны һәм һөнәрчелекне өйрәнү үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы тора.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*