tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Җырлыйк әле!” үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестивале уза
Башкортстанда “Җырлыйк әле!” үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестивале уза

Башкортстанда “Җырлыйк әле!” үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестивале уза

Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылының “Бабай утары” этнографик музей биләмәсендә үзешчән фольклор ансамбльләрнең “Җырлыйк әле” дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтә.

Чара ачылышында кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Шәхесләр елы уңаеннан Данис Шакиров татар оешмаларына “Шәхесләр” плакатларын тапшырды.

Кунакларны шулай ук  “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сәламләде.

Фестивальдә төрле төбәкләрдән һәм районнардан килгән сәнгать осталары катнаша. 8 коллектив арасыннан ГРАН-ПРИ һәм урыннар билгеләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*