tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монда тудым, монда үстем, мондадыр тамырларым…
Монда тудым, монда үстем, мондадыр тамырларым…

Монда тудым, монда үстем, мондадыр тамырларым…

28 июльдә Рифкать Харисов 75 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Елховка районының Тупли авылында яшәүче Рифкать Вәлиәхмәт улы сугыштан соңгы авыр елларда туып, күп балалы гаиләдә үскән. Бөтен үҗәтлеген, тырышлыгын туплап, лаеклы белем алган һәм гомерен туган авылына хезмәт итүгә багышлаган.

Безенчук шәһәрендәге авыл хуҗалыгы техникумында икътисадчы һөнәрен үзләштергәннән соң, Рифкать Харисов, Тупли авылына кайтып, белгечлеге буенча эшли башлый. Ә инде армия хезмәтен үтәп кайткач, егетне колхозның баш икътисадчысы итеп билгелиләр. Бер урында хезмәт итеп, байтак уңай нәтиҗәләр күрсәткән белгечне башта авыл советы рәисе, соңрак партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар.

Туксанынчы еллар башында үзгәртеп кору җилләре басымы астында партия оешмалары таркалган, совхоз-колхозлар эше мөшкелләнә башлаган авыр елларда, шактый тәҗрибә туплаган Рифкать Вәлиәхмәт улына колхоз рәисе вазифалары тапшырыла.

Бу чорда барлык иҗтимагый мәсьәләләрне дә колхоз үзе хәл итәргә тиеш була. Авырып киткән авылдашларны район хастаханәсенә илтер өчен машина табу, мәктәп, Мәдәният йорты, кибет проблемалары һәм башка көндәлек мәшәкатьләр – барысы да рәис җилкәсендә.

Мәкаләбез герое җитәкчелек иткән чорда Тупли авылын газлаштыру эшләре тулысынча тәмамлана, авылның төп урамнарына асфальт салу эшләре башкарыла. Советлар чорында ябылган һәм озак еллар мәктәп, аннан китапханә булып хезмәт иткән Таш (үзәк) мәчет, мәхәлләгә кай-тарылып, ремонтлана. Бу эшләр өчен авыл халкы Рифкать әфәндегә бүген дә рәхмәтле. Лаеклы ялга чыккач, юбилярыбыз ун ел дәвамында әлеге мәчет советы рәисе вазифаларын башкара. Бүгенге көндә дә Таш мәчет мөселманнарны азан тавышы белән намазга чакырып тора. Рифкать абый көн саен өйлә намазына шунда бара, җомга намазларын да калдырмый.

“Волгопродмонтаж” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, Самара шәһәре гражданнарына патриотик тәрбия бирү буенча Координация советы әгъзасы, өлкә губернаторы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рифкать Туктар улы Хуҗин авылдашы, хезмәт юлы башында җитәкчесе булган Рифкать ага Харисовны юбилее белән котлап, ихлас күңеленнән изге теләкләрен юллый һәм аны тәҗрибәле, хезмәттәшләренә игътибарлы, итагатьле җитәкче итеп бәяли, хөрмәтләп искә ала.

– Олы яшендә булуына карамастан, Рифкать Вәлиәхмәт улы яшь белгечләр сүзенә колак салып, фикерләребезне тыңлап, карарларны безнең белән киңәшеп кабул итә иде, — дип сөйли. – Колхозлар таралган елларда халыкны бердәм булып эшләргә өндәде. Минем кебек хезмәт юлының башында гына торучы белгечләр өчен бу бик мөһим иде.
Рифкать Харисов 50 елдан артык тормыш юлы буйлап кулга-кул тотынышып атлаган тормыш иптәше Хөмәйрә, ике кызы һәм оныклары өчен дә ышанычлы терәк, кадерле бабай. Хезмәт сөючән героебыз 70 яшенә кадәр маллар асрап, бакча чәчеп көн күргән. Әле бүгенге көндә дә йортларында кош-корт асрыйлар.

Хөрмәтле Рифкать Вәлиәхмәтович! Узган юбилеегыз белән тәбрик итеп, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм хәерле озын гомер телибез. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның уңышларына куанып, алдагы көннәрегезне бәхеттә-шатлыкта кичерергә насыйп булсын!

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*