tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2024” бәйгесенең аш-су этабы узды
“Татар кызы-2024” бәйгесенең аш-су этабы узды

“Татар кызы-2024” бәйгесенең аш-су этабы узды

20-25нче август көннәрендә Казанда Халыкара “Татар кызы-2024” бәйгесенең ярымфинал этабы уза. Бүген “Туган авылым” комплексының “Гөлчәчәк” бүлмәсендә катнашучы кызларның аш-суда осталыкларын тикшерделәр. Гүзәл затлар берсен-берсе уздырып, токмач кисте.

Әлеге эшләре өчен жюри 3 төрле билге куйды:

1) Камырны үзле итеп басу;

2) Тигез, юка итеп җәю;

3) Токмачны оста кисү өчен.

Кызларның пөхтәлегенә дә игътибар ителде: камыр басканнан соң савытка камыр кисәкләре, он ябышып калмаган, чип-чиста булырга тиешлеген ассызыкладылар.

“Монда камыр басып карамаган бер генә кыз да юк! Токмачны бик матур кисәләр, сокланып йөрим”, дип кызларның бик оста булуын билгеләде Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәесовна.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*