tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге каршында татар теле курслары ачылды
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге каршында татар теле курслары ачылды

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге каршында татар теле курслары ачылды

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге каршында татар теле курслары яңа сезонда үз эшен башлап җибәрде. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа төркемнәр белән беренче дәресләр татар теле кабинетында узды. Дәресләр онлайн һәм офлайн форматларда үткәрелә. Татар теле курсларын укытучы Альбина Вәлиева алып бара. Дәресләрдән тыш, студентлар өчен татар телендә чаралар да оештырыла.

Үткән җомгада беренче татар шигърияте кичәсе узды, анда укучылар төрле татар шагыйрьләренең иҗатларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*