tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкаланың иң көчле батырлары Мәскәү чемпионатына әзерләнә
Башкаланың иң көчле батырлары Мәскәү чемпионатына әзерләнә

Башкаланың иң көчле батырлары Мәскәү чемпионатына әзерләнә

2024 елның 19 октябрендә билбау көрәше буенча V Мәскәү чемпионаты була. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионат «Мәскәүнең 1нче Олимпия резервындагы урта махсус училищесы» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе базасында узачак. Адресы: Мәскәү, 16нчы Парк урамы, 17 йорт, 2 корылма.

Әлеге мавыктыргыч спорт вакыйгасы чын мәгънәсендә көч, осталык һәм тәвәкәллек бәйрәменә әвереләчәк. «Спорт һәм мәдәниятне яратучы һәркемне батырларга җиңүгә омтылышларында теләктәшлек күрсәтү өчен безгә кушылырга һәм ярышларның атмосферасы белән хозурланырга чакырабыз», – диелә хәбәрдә.

Чемпионатта катнашырга теләүчеләр +7 909 909-00-02 телефоны буенча заявка калдыра ала.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*