tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры данлыклы «Җил артыннан» спектаклен Новороссийскида күрсәтәчәк
Әлмәт театры данлыклы «Җил артыннан» спектаклен Новороссийскида күрсәтәчәк

Әлмәт театры данлыклы «Җил артыннан» спектаклен Новороссийскида күрсәтәчәк

Әлмәт театрының иҗат төркеме Новороссийск шәhәренә фестивальгә юл тотты. Театр «Театральная гавань» халыкара фестивалендә катнаша.

«28 сентябрьдә «Җил артыннан» спектаклен тәкъдим итәбез», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

  • «Театральная гавань» халыкара фестивале — Россиянең көньягында бердәнбер даими үткәрелүче фестиваль. Ул беренче мәртәбә Новороссийскида 2018 елда узды.
  • 2024 елда «Театральная гавань» алтынчы тапкыр уздырыла. 20 – 29 сентябрьдә фестиваль Новороссийскида, Кабардинкада һәм Геленджикта уза. Россиянең 11 регионыннан 16 театр катнаша, шулай ук, Норвегия һәм Азербәйҗан театрлары килә.
  • «Җил артыннан» — Америка бестселлеры. Авторы — Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Инсценировка авторы — драматург Меттью Спенглер.
  • Әсәрнең режиссеры — Воронеж камера театры актеры, Россиянең атказанган артисты, «Алтын битлек» театры премиясе лауреаты Камил Тукаев.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*