tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламованың чираттагы китап туе узды
“Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламованың чираттагы китап туе узды

“Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламованың чираттагы китап туе узды

Шушы көннәрдә Уфада Шаһит Ходайбирдин музеенда “Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламованың чираттагы китап туе узды.

“Гомер йомгагы” җыентыгын 2020 һәм 2022 елларда басылып чыккан “Бәхет ачкычы” һәм “Яшәү яме” дигән китапларының дәвамы дип санарга мөмкин.
Биредә дә республикабызның төрле өлкәләрендә фидакарь хезмәт салучы кешеләр турында язмалар тупланган.

Әлеге җыентыкта замандашларыбыз өчен генә түгел, киләсе буыннарга да үрнәк булырдай көчле рухлы, сәләтле, фәһем алырдай язмышлы геройлар белән танышырга була.
Аны тәкъдир итү кичәсендә мәртәбәле кунаклар, “Гомер йомгагы” китабының геройлары, авторның якыннары, хезмәттәшләре, каләмдәшләре, дуслары, китап сөючеләр, уфалылар катнашты.

Җыр-моң белән үрелеп барган тамашада Башкортстан Журналистлар берлеге рәисенең консультанты, ”Тамаша” журналының баш мөхәрире Илшат Зарипов, Уфа шәһәре «Ихлас» мәчете Мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Галләм, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Шәймәрданов, Башкортстанның халык артисты Фирдус Шәрәфуллин, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Сәфәргулова, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының мөдире, филология фәннәре кандидаты Нурия Хәлиуллина, “Сәхибҗамал” оешмасының шәрәфле җитшкчесе Динә Морзакаева, танылган автор-башкаручы Резида Сабитова, Эльмира Насретдинова, күренекле радиожурналист Зәлия Хисами, Муса Гәрәевның килене Светлана Гәрәева, һәм башка күренекле шәхесләр катнашты. Чарада авторның якташлары – илешлеләр катнашып, Зөһрә Исламовага туган якларыннан сәламнәр, күчтәнәч-бүләкләр дә алып килгән иде. Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы – Илеш районы Үзәкләштерелгән китапханәсенең “Илһам” әдәби музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина.

Китап сатудан кергән акча СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәмгә китәчәк.
“Гомер йомгагы” китабын тәкъдир итү 2023 елның июлендә имзаланган Башкортстан Журналистлар берлеге һәм Башкортстан Милли музее килешүе кысаларында узды.

Чыганак: Организация татарских женщин РБ “Сахибжамал”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*