tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары килә башлады
Казанга “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары килә башлады

Казанга “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары килә башлады

2024 елның 16-18 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 400гә якын эре татар эшмәкәре катнашында XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумын оештыра. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 14 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә.

Агымдагы елда Форум программасы Казанда узачак. Әлеге минутларда Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә форум катнашучыларын теркәү бара.

Форумның программасы кысаларында катнашучылар өчен Татарстан Республикасының сәнәгать объектларына һәм предприятиеләренә сәфәрләр оештырылачак. Әлеге сәнәгать объектларына бару бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*