tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлнара Буйдакова: “Без эшмәкәрләр белән актив хезмәттәшлек итәбез”
Гөлнара Буйдакова: “Без эшмәкәрләр белән актив хезмәттәшлек итәбез”

Гөлнара Буйдакова: “Без эшмәкәрләр белән актив хезмәттәшлек итәбез”

2024 елның 16-18 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVII форумын уздыра, анда Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрнең 13 иленнән 400 гә якын татар эшмәкәре катнаша. Нориль җирле иҗтимагый оешмасы – “Мирас” татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Гөлнара Буйдакова форумда беренче тапкыр катнаша.

– Без эшмәкәрләр белән актив хезмәттәшлек итәбез. Форум кысаларында татар эшмәкәрләренең эшчәнлеге белән танышасы, аларның кайсы өлкәдә үсеш алуын һәм Төньяк край өчен нәрсә белән файдалы була алуын беләсе килә. Бәлки, алар үз продукцияләрен шәһәребезгә дә алып килергә теләрләр, – диде ул.

Шулай ук Гөлнара Буйдакова “Мирас” оешмасы турында сөйләде:

– Безнең оешма 2007 елдан бирле эшли, “Мирас”ның рәисе Ирина Сафина. Без үзебезнең төбәктә уздырыла торган төрле милли фестивальләрдә актив катнашабыз. Бу чараларда без үз мәдәниятебезне, кухнябызны тәкъдим итәбез һәм милли бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар оештырабыз. Барысы да белә: татарлар булган җирдә һәрвакыт тәмле. Шулай ук ярминкәләр оештырабыз һәм җыелган акчаларга махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җибәрәбез, – дип билгеләде ул.

Форумның өч көнлек программасы кысаларында катнашучылар өчен Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектларына һәм предприятиеләренә сәфәрләр оештырылачак. Әлеге сәнәгать билгеләнешендәге объектларда бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатында була. 18 ноябрьдә «Kazan Palace by TASIGO» кунакханәсендә «Татарстанның эшлекле партнерлары»форумының пленар утырышы була. Пленар өлеш эшендә ТР рәисе Р. Н.Миңнехановның катнашуы көтелә. Эшмәкәрләр өчен мәдәни программа да каралган. 16 ноябрьдә «Кара Урман»фильмын карау планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*