Яшь буын үз халкының горефгадәтләрен белергә һәм истә тотарга тиеш. Шундый матур гадәтләрнең берсе — авылларда каз өмәсе!
Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе — каз өмәләре башлана. Яше-карты, бала-чага һәммәсе шау-гөр килә!
Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә — күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку, эшкәртү бәйрәм сыйфатын алган. Кызлар осталыкларын, үзләренең булганлыкларын шул өмәләрдә күрсәткәннәр.
Каз өмәсе — гореф-гадәтләребезнең иң матуры. Муллык һәм байлык символы булган казлар — татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә! Сер түгел, каз тәрбияләү күп көч һәм тырышлык сорый. Күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм төсен ала. Бүген дә каз өмәсе үз асылын югалтмый, һаман да авыл тормышының матур бер бизәге булып тора.
Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле рәвештә, түләүсез, бергәбергә башкаруны өмә дип йөртәләр. Халыкта күп эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер дә кошкорт сую һәм йорт күтәрүне авылларда өмә җыеп эшлиләр. Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Күргәнебезчә, әлеге йола авыл тормышының бер бизәге булган. Кайбер авылларда ул әле дә шулай дәвам итә.
Милли бәйрәмнәрнең һәркайсында халкыбызнын күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җырбию, уен-көлке чагыла. Кеше әлеге бәйрәмнәрдә һөнәргә, батырлыкка, тапкырлыкка һәм зирәклеккә өйрәнә.
Үземнең истә калганнардан. Без кечкенә чакта каз өмәсе көнне балаларны каурый өмәсенә җыялар иде. И-и, кызык була иде безгә!
Менә шул чакларның хәтирәләрен яңартып, мин шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен уенлы, җырлы, күңелле әдәби чара уздырырга булдым. Әби-бабайларның гореф-гадәтләрен белү һәркайсыбызга фарыз эш ул! Татар халкында яңа туган бәбиләрне котлап, һәрвакыт чиккән тышлыкка тыгып, каз йоныннан ясалган мендәр биргәннәр. Шушы йоланы күз алдында тотып, укучылар белән, каз каурыйларыннан сыдырылган йонны кулланып, бик шәп кабарып торган йомшак мендәр ясадык.
Күз курка, кул эшли, дигән мәкаль дөрес икән. Каурый йоны бигрәк күп булган, җитмәсә әле бөтен җирне тутырып оча да башлый, ничекләр эшләп бетерербез дип курыккан идем, килеп чыкты бит, чөнки без күмәкләшеп бергә башкардык әлеге эшне. Шуңадыр «Эшебез тәгәрәп барды», — дип әйтсәк тә ялгыш булмас.
Резедә Вәлиева, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре
Фотолар шәхси архивтан.
Чыганак: nkamsk-rt.ru