tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадермятовларның гаилә бизнесы
Кадермятовларның гаилә бизнесы

Кадермятовларның гаилә бизнесы

Барыш районы Зөя Башы бистәсендә яшәүче Кадермятовлар гаиләсе эшчән, тырыш, дус һәм тату булуы белән аерылып тора. Алар үзләренең шәхси хуҗалыкларында күп итеп мөгезле эре терлек, атлар, сарыклар һәм кош-корт асрыйлар.

Өч бала анасы Мнерә Равил кызы Кадермятова дүрт ел элек “Кече һәм урта эшмәкәрлек, индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына булышлык күрсәтү” илкүләм проекты кысаларында “Агростартап” грантын алу бәхетенә ирешә.

“Грант акчасына без үстерү һәм симертү өчен 35 баш мөгезле эре терлек, Беларус тракторы, пресс-подборщик һәм трактор прицепы алдык”,- ди булдыклы һәм уңган хуҗабикә.

Хәзерге вакытта Кадермятовлар хуҗалыгында 70 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 5 баш сыер исәпләнә. Яхшы ашап торган сыерлары 6000 кг сөт бирә. Терлекләр үзләре җитештергән азык белән тулысынча тәэмин ителгән.

Мнерә Равил кызы югары сыйфатлы сыер итен социаль сфера учреждениеләренә – балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җибәреп тора, шулай ук районда һәм өлкәдә үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә һәрвакыт актив катнаша.

Кадермятовлар барысы да – Мнерә Равил кызының ире, ике улы, кызы хуҗалыкта тырышып эшлиләр. Хәтта биш яшьлек оныклары да бозауларны бик теләп ашата. Кызлары Луиза үзенең производство биналарын төзи башлаган. Киләсе елда ул “Агростартап” грантлар конкурсында катнашырга җыена. Гаилә бизнесы уңышлы гына үсеш юлыннан бара.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*