Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка багышланган мемориаль тактага чәчәкләр салды.
ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка багышланган мемориаль такта Түбән Новгородта 2023 елның 9 июлендә куелган. Ул Варварская урамы, 10/25 йортының фасадында урнаштырылган.
Варварская урамындагы бинада элек Түбән Новгород татар педагогика техникумы урнашкан булган, артист анда XX гасырның 20 нче елларында укыган.
Мемориаль тактаның авторы – яшь сынчы Фәнил Вәлиуллин, идея авторы – Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры, Казан Түбән Новгород татарлары җәмгыяте рәисе Рифат Фәттахов.