Бүген, 28 гыйнвар көнне, Сыктывкар шәһәрендә Татарстан Республикасы артистлары катнашында концерт булды. Концерт Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакировның сәламләү сүзе белән ачылды.
Данис Шакиров милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен активистларны Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Чара кысаларында татар мәдәниятенең байлыгын чагылдырган төрле музыкаль номерлар тәкъдим ителде. Концерт музыка бәйрәменә генә түгел, ә Татарстан белән Коми арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек символына да әверелде.