Кадерле хатын-кызларыбыз!
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Язның тәүге бәйрәме гүзәл чəчəклəр, шат елмаюлар һәм изге теләкләр белəн уралсын.
Татарларда хатын-кызларыбызга карата хөрмәт күрсәтү һәм ихтирамлы булу элек-электән килгән гадәт, чөнки яшәешебезне, тормышыбызны гүзәл затларыбыздан башка күз алдына да китереп булмый. Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез – гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да.
Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, хезмәттәшләребез! Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел тынычлыгы, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын , ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!
Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев