«Яктылык» мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Мегаполиста туган телләрне саклау» дип аталган түгәрәк өстәл узды. 27 февральдә үткән чарада өлкә Мәгариф министрлыгының Самара идарәсе җитәкчесе Вера Ивановна Халаева, мәгарифне үстерү институтының күпмәдәни белем бирү кафедрасы мөдире Анатолий Нуждин, Казахстан Республикасы, Уральск шәһәренең «Татар мәдәни үзәге», җирле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Байтуган авылындагы Сәләй Вагыйзов музей-йорты җитәкчесе Нурания Абзалова һәм татар теле укытучылары катнаштылар.
Чара, һәрвакыттагыча, бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Хөрмәтле кунакларны, халкыбызга хас булган кунакчыллык, ачык йөз белән каршы алып, иртәнге аш белән сыйлаганнан соң, программа белән таныштырдылар. Башта делегатлар өчен мәктәп буйлап һәм «Мирас» музеена экскурсия үткәрелде, 2 «Б» һәм 4 «Б» сыйныф укучылары тәнәфестә нинди уеннар уйнауларын күрсәттеләр, ә актлар залында кунакларны «Әлифба» бәйрәме көтә иде.
Укытучылар Рәмзия Зарипова һәм Галия Тупасова беренче, өченче һәм бишенче сыйныф укучылары ярдәмендә әзерләгән тамаша конференциядә катнашучылар күңелендә тирән эз калдырды. Программада яңгыраган татарча җырлар, шигырьләр, Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк», Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырьләре буенча сәхнәләштерелгән күренешләр тамашачыларны таң калдырдылар, күңелләрен нечкәрттеләр. Уральск кунаклары укучыларның йомшак, матур итеп татарча сөйләшүләрен кат-кат искәртеп үттеләр, безнең як татарлары диалектын күңелгә ятышлы дип бәяләделәр. Уральскида бу кадәр укучылар җыеп булмавына уфтандылар. Форсаттан файдаланып, «Татар мәдәни үзәге» рәисе Флюра ханым Миликеева, иҗтимагый оешма активистлары Эльмира Әмирова, Гөлмира Мөхәммәдиева һәм Миләүшә Хөсәенова, күптән түгел генә Уральскида узган Муса Җәлил иҗатына багышланган Халыкара шигърият бәйгесендә катнашып, төрле дәрәҗәдәге 15 лауреатка һәм Гран-при откан 2 укучыбызга дипломнар тапшырдылар, аларны конкурска әзерләгән укытучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Программаның икенче өлешендә түгәрәк өстәл утырышы булды. Көн кадагына зур шәһәрләрдә туган телебезне саклау проблемасы куелган иде. Кунакларны сәламләп, «Яктылык» директоры Радик Рәфгать улы мәктәп эшчәнлеге турында сөйләде, укытучыларның чын патриотлар, үз эше осталары булуын билгеләп үтте. Ул мәктәп, укытучылар һәм ата-аналар тырышлыгы, иганәчеләр ярдәме белән «Яктылык» укучыларының укуда, иҗатта һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешеп килүләрен ассызыклады. Вера Халаева мәктәпнең өлкә буенча лидерлар арасында булуын билгеләп үтте. Мондый уңышларга коллективның профессиональлеге һәм тырышлыгы аркасында гына ирешергә була, дип әйтте.
Мәгарифне үстерү институты кафедрасы мөдире Анатолий Нуждин исә:
– Туган телне өйрәнү уңышы иң элек ата-ана теләгеннән, гаиләдәге тәрбиядән тора, – дип сөйләде. – Мәсьәләнең икенче өлеше теләкне чынга ашыру мөмкинлегенә килеп терәлә. Самара татарларына бу яктан бәхет елмайды. Менә инде 28нче ел шәһәребездә татар мәктәбе эшләп килә. Ана телен өйрәнергә теләүчеләр саны кимеми, арта гына бара. Бу бик куанычлы күренеш, – дип искәртте.
Белгеч сүзләренә караганда, Самарада чуваш, әрмән, яһүд һәм тагын берничә телне тирәнтен өйрәнү мәктәпләре бар, барын. Әмма анда алга китеш күренми, киресенчә, туган телләр бөтенләй диярлек өйрәнелми икән.
«Яктылык» методисты Фәридә Хәмидуллова түгәрәк өстәлдә катнашучыларны татар телен укыту программасы, сәгатьләр саны, туган тел һәм әдәбияты укытучылары кулланган методикалар белән таныштырганнан соң, Казахстан кунаклары үз проблемалары белән уртаклаштылар. «Туган телне өйрәнүчеләр саны аз, ә укытучылар бөтенләй юк», – дип авыр суладылар. Алар безнең мәктәп тормышы, балалар белән сокландылар, кайчан да булса Уральскида да шундый гөрләп торган татар мәктәбе булыр әле, дигән өмет белдерделәр. Татар теле дәресләре санын, милли-мәдәни тормышны контрольдә тоткан аксакалларыбыз Азат ага Надировка, Рәшит абый Абдулловка рәхмәтләрен юлладылар.
Кунаклар биредә бөек шәхесләр тормышын өйрәнүгә дә зур әһәмият бирелүен югары бәяләделәр. 5 «А» сыйныфы укучысы Элина Сафинаның «Әлифба – милләтем тарихы һәм мәдәнияте һәйкәле» дип аталган проект эше барысының да күңеленә хуш килде. Аеруча Сәләй Вагыйзов музей-йорты җитәкчесе Нурания Абзаловага бик ошады. Камышлы районыннан килгән хөрмәтле кунак мәктәпкә Әлифба авторы тормышын чагылдырган архив документлар, кулъязмалар, фотографияләр һәм башка кыйммәтле экспонатлар тупланган альбом бүләк итте һәм түгәрәк өстәлгә җыелган халыкны кунакка чакырды. Татар телен шулкадәр кадерләп өйрәнгән, балаларга халкыбыз, мәдәниятебез турында мәгълүмат биреп, милли җанлы итеп тәрбияләгән өчен укытучыларга һәм директорга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Чарада шулай ук МХО ветераннары Рәмис Терегулов һәм Ренат Кәлимуллин да бар иде. Хәрбиләр туган телгә мәхәббәт гаиләдә башлану турында сөйләделәр. Рәмис Терегулов татар теленең яу кырында яшерен задание үтәгәндә никадәр файдалы булуын аңлатты, сугышчан иптәшләре белән туган телебездә аралашулары, җирле диалектлар кулланып, дошманга каршы торулары турында сөйләде. «Нәрсәгә ул татар теле, хәзерге заманда чит ил телләре кирәк», диючеләргә Рәмис Терегуловның сүзләренә аеруча колак салырга киңәш итәр идем. Бөек Ватан сугышы елларында да татар, якут, чуваш телләренең солдатларга ярдәм итүе турында бихисап язмалар сакланган. Туган телең көтмәгәндә кирәк булып чыгарга мөмкин, шуны онытмыйк!
Утырышта катнашучылар сүзләренә караганда, түгәрәк өстәл барысы өчен дә файдалы булган. Актуаль темалар буенча фикер алышу төшке аш вакытында да дәвам итте. Казахстан кунаклары чарадан бик канәгать булып, кайтыр юлга җыена башлагач, Самара татарлары белән дуслык җепләрен ныгыту, алга таба хезмәттәшлектә булу теләге белдерделәр, кунакка чакырдылар.
Эльмира Сәйфуллина
“Бердәмлек” газетасы