Урыссу мәктәбендә районкүләм “Татар кызы- Татар егете-2025” бәйгесе узды.
Егет-кызлар үзләренең барлык булган осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, оста итеп сөйләделәр, кызларыбыз токмач кисте, егетләребез кадак кактылар, бәрәңге әрчеделәр. Һәрбер мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Гран-при ияләре — Урыссу гимназиясеннән Фәйзрахманов Ильяс һәм Бәйрәкә мәктәбеннән Ямаева Таңсылу. Урын алган һәр кызга, егеткә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гәрәева Лилия Җәүдәт кызы бүләкләр тапшырды.