Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбендә “Гакыйль Сәгыйров укулары” дип исемләнгән алтынчы төбәкара фәнни конференция узды. Хәзер инде традициягә кергән әлеге конференция бөек шәхес, танылган шагыйрь һәм рәссам, Халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты, яраткан якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров истәлегенә багышланган иде.
Конференциядә катнашучылар үзләренең иҗат эшләрен илебезнең төрле төбәкләреннән онлайн рәвештә җибәргән иделәр. Бөгелмә, Ульяновск, Димитровград шәһәрләреннән, Чардаклы, Иске Кулаткы, Николаевка, Әлки, Чүпрәле һәм Апас районнарыннан килгән балалар мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясады. Чувашстаннан, Яр Чаллыдан һәм Нурлаттан җибәрелгән видеоязмалар легендар шагыйребез иҗаты яшь буында зур кызыксыну тудыруын күрсәтте.
Конференциядә катнашучы укытучыларны һәм балаларны Димитровград шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Анастасия Пуреськина, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова һәм Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева сәламләде. Әлеге чарага шулай ук Гакыйль Сәгыйровның бертуган энесе Наил Шәрифулла улы белән килене Халидә ханым да чакырулы иде. Наил Сәгыйров язмыш сынауларына дучар ителгән абыйсы турында истәлекләре, күңел хатирәләре белән бүлеште.
Балаларның бай эчтәлекле чыгышлары татар әдәбияты һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткән каләм иясе Гакыйль Сәгыйров, дөньяви татар әдәбиятына нигез салучы якташыбыз Габделҗаббар Кандалый, шулай ук Мөхәммәт Мәһдиев, Нәби Дәүли, рәссам Аркадий Пластов, Ринат Таҗетдинов, Әхмәт Рәшит, Рәмис Аймәт, җырчы Әлфирә Гайнуллина иҗатына багышланган иде.
Тәҗрибәле жюри барлык чыгышларны да тыңлап, видеоязмаларны караганнан соң, Аюпова Алия, Ахметова Ризилә, Бикмухаметова Азалия, Гибадуллин Тимур, Гатина Лилия, Дигандирова Азалия, Зайнуллин Дамир, Идиетуллов Ильяс, Марин Юрий, Насыбуллина Зарина, Сафиуллин Камил, Шәфигуллина Алинә, Шәфигуллина Гөлия, Шәфигуллина Венера белән Шиһапова Адиләне “Гакыйль Сәгыйров укулары”нда җиңүчеләр итеп таныды. Ә тагын 25 укучы призёр дип игълан ителде. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге чараны оештыруга зур өлеш керткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәмигуллина Гүзәл Илдус кызына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Киләсе елларда да укулар уңышлы узсын! Без легендар якташыбызның тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнергә бурычлы.
Язмамны Гакыйль Сәгыйровның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Ике кояш бар дөньяда – күктә берсе,
Йөрәкләрдә икенчесе – иң көчлесе.
Тормыш йөзен яктыртучы иң яктысы,
Кыш көненә яз китерә бер чаткысы…
Бу дөньяда барыбыз да якты кояш кебек балкып, чаткы булып янып яшик!
Нурия ХАФИЯТУЛЛОВА,
Димитровград шәһәре.
Чыганак: emet73.ru