Данлыклы көрәшче Фәнис Хатыйп улы Заббаров күрше Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы чишмә суларын эчеп үсә. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыганда һәм Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә үк инде җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ун яшьлек малай башта классик көрәш алымнарына төшенә, аннары татар милли көрәше серләрен үзләштерә. 1983 елда 18 яшьлек Фәнис Ульяновск өлкә Сабан туеның мәйдан батыры итеп таныла.
Ә хезмәт юлын ул Мәләкәс районының Крупская исемендәге совхозында агроном буларак башлап җибәрә. Тынгысыз йөрәкле белгеч бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, совхозда көрәш секциясе оештыра. Буш вакытында балалар һәм үсмерләрне көрәшергә өйрәтә, үзе ирекле көрәш буенча ярышларда катнашып, спорт мастерына кандидат дәрәҗәсенә ирешә, шәһәр күләмендә Сабантуйлар үткәрүгә зур өлеш кертә. Кыска гына вакыт эчендә аның кул астында татарча көрәш белән шөгыльләнүче егетләр саны 150гә кадәр җитә. Ул бик күп призерлар һәм Россия чемпионнары, Сабан туеның мәйдан батырларын әзерләгән көрәшче. Шәхсән үзе, Ульяновск өлкәсе исеменнән чыгыш ясап, 80 тапкыр Сабантуй батыры исеменә лаек була, 9 мәртәбә Россия призеры исемен яулый. Фәнис Хатыйп улы – 2013 елда үткәрелгән Универсиада чемпионы Сергей Павливның тренеры. Тренер буларак Александр Яшанькин белән биш тапкыр бодибилдинг буенча дөнья чемпионы исемен яулый. Ул озак еллар дәвамында Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясен җитәкли. Димитровград һәм Ульяновск шәһәрләрендә ел саен татарча көрәш буенча Идел буе калаларының ачык турнирын, өлкә беренчелеген уздыра.
Фәнис Хатыйп улы спорт үсешенә бәһасез өлеш кертүе өчен Ульяновск өлкәсе Губернаторы, өлкә Законнар чыгару Җыелышы, шәһәр мэриясе һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ул – Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр иясе.
Тынгысыз йөрәкле, милләт җанлы Фәнис Хатыйп улы Димитровград татар милли-мәдәни автономиясе үсешенә дә зур өлеш кертте. Татар теле һәм мәдәнияте көннәрен, Сабантуй бәйрәмнәрен һәм башка милли-мәдәни чараларны югары дәрәҗәдә оештыру максатында көчен һич тә кызганмады.
Хөрмәтле Фәнис Хатыйпович! Чын күңелебездән Сезне юбилейлы туган көнегез белән тәбрик итеп, татар телен һәм мәдәниятен, татар көрәшен саклап калып үстерү юнәлешендә армый-талмый эшләвегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә сезгә бәрәкәтле озын гомер, саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, иман байлыгы, эшегездә яңадан-яңа уңышлар, имин тормыш насыйп итсен.
Чыганак: emet73.ru