XV «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе 12 май көнне 11.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы (Карл Маркс урамы, 38/5) бинасында узачак.
Татар дин әһелләре форумын 2025 елның 16-18 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда үткәрү планлаштырылган. Гадәттәгечә, Россиянең барлык почмакларыннан имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм экспертларны берләштерәчәк.
Чарада Россия Федерациясенең 80 төбәгеннән 1000нән артык делегат катнашуы көтелә. Бу Россиядә мөселман руханиларының бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен хәл итәгү юнәлдерелгән Форум.