tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Казан» агросәнәгать паркында Россиядәге иң зур хәләл ярминкә эшли башлады

ВИДЕО: «Казан» агросәнәгать паркында Россиядәге иң зур хәләл ярминкә эшли башлады

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Kazan Halal Market халыкара хәләл продукция ярминкәсенең рәсми ачылышы узды. Чараны Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ачып җибәрде.

Әлеге ярминкәдә Ислам дөньясы илләренең алдынгы компания-җитештерүчеләренең товарлары тәкъдим ителде. Бөтендөнья татар конгрессы әзерләгән «Татар базары» ндагы милли брендлар һәм хәләл продукция белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Яскәр улы Уразаев таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*