Быел дөньядагы иң куркыныч афәтләрнең берсе булган Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел. Бу сүзне ишетүгә барлык сугыш һәм тыл ветераннарының күз алдына дүрт дәһшәтле ел киләдер. Сугыш берәүне дә аямаган! Олысына да, кечесенә дә тормышның иң авыр елларын күрсәткән. Сугыш кайтавазы һәр гаиләдә саклана. «Ялкын» журналы редакциясе нәсел тарихларын барлый.
«Бабам эзеннән Суслонгер лагеры булган урынга бардым»
«Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина:
– Кечкенә чакта шкафта торган кара тышлы «Хәтер китабы»н гел кулга алып, бернәрсә дә аңламасам да, китаптагы исемнәрне укып утыра идем. Кызганыч, анда минем туганнарымның да исемнәре бар.
Әниемнең бабасы Нургали да сугыш кырында ятып калган. 1908 елгы Нургали бабай заманында авылда иң алдынгы механизатор була, Бөек Ватан сугышына да аны җибәрергә теләмиләр. Тик шулай да өченче чакырылыш белән илне сакларга китеп, мәңгелеккә хәбәрсез югала. Сугышка Мари урманнары арасында урнашкан махсус әзерлек лагеры Суслонгер аша җибәрәләр аны. Тик үлеме турында хәбәр килми. Әллә күпләрнең йөрәк ярасына әйләнгән Суслонгердан исән чыкмый, әллә сугыш кырында һәлак була бабам – билгесез… Ерак бабам эзләреннән Суслонгер лагеры булган урыннарга үзем дә барган идем.
«Әсирлектән кайканда бабам 32 килограммга калган була»
Журналист Лалә Кәримова:
– Әтиемнең ике бабасы да сугышта булган. Мостафин Кәрим бабам 1941 елны ук киткән, сугыш беткәч кенә кайткан. Ул кайткач өйләренә бик күп балалар килгән, ерактан кайткан кеше булгач, нәүмизләнеп аңламыйча күчтәнәч тә өмет итеп торганнар. Тик ул заманда бирергә берни булмаган. «Безнең әти кайчан кайта?» дип сораган башка балалар бабамнан. Кызганыч, әтиле булу бәхете сугыштан соң күпләрне читләп узган.
Исламов Исхак бабам сугыш башланганда авыл советы җитәкчесе булып эшли. Беренчеләрдән булып сугышка китә, укчылар полкына эләгә. Сугыш буена аннан бернинди хәбәр дә булмый. Тик сугыш бетәр елны гына исәнлеге турында хәбәр килеп төшә. Ул Австриядә әсирлектә була, таш чыгаруда эшли. Туган авылына кайтканчы бик күп авырлыклар кичәргә туры килә аңа. Өйдәгеләр хәтта танымый да үзен, чөнки бабам авылга кайтканда нибары 32 килограммга калган була. Ни генә булса да, иң мөһиме, ул исән кайткан. Ул вакытта моннан да зур шатлык булмаган инде.
Әниемнең әбисе Зиятдинова Гыйлембану – сугыш чоры баласы, тыл ветераны. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. 1943 елны хәйран кешене ФЗӨгә корал ясау заводына алып китәләр. Әбием 1948 елга кадәр шунда хезмәт куя. Сагынуга түзә алмый качып кайтып, тиешле норма ипиләрен кисеп, ачлыктан тилмергән чаклары да булган. 7 сыйныфта укучы кыз баланың станок артында басып торуын күз алдына китерүе дә кыен. Әмма бу сайлап алынган язмыш түгел, ул вакытта шулй кирәк булган. Сугыш җиле һәр гаиләгә кергән, олысы да, кечесе дә Ватан өчен яшәгән.
«Дүрт ел буе 12 яшьлек малайлар белән ат җиктек»
Журналист Алсу Касыймова:
Әбием Касыймова Гыйрифәбану Гыйләҗ кызы – тыл ветераны. Аның истәлекләре белән танышып узарга тәкъдим итәм.
«Мин биш елга якын Күлтәс авылында белем алдым. Ул вакытта без математика фәнен күбрәк укый идек. Бишенече класснын башында гына рус телен өйрәнә башладык. Сугыш елларында, хатын-кыз булуга карамастан,бик күп эшләр эшләдек: окоплар да казыдык, урманнар да кистек. Сугыш башланган көнне үк иремне илебезне сакларга алып киттеләр, мин исә ул вакытта Апас районына окоп казырга киттем. Җәй буе ике ат җиктем, кырлар сукаладым. Дүрт ел буе 12 яшьлек малайлар белән ат җиктек.
Мин Мәмсәгә туганнарга кунакка килә идем. Менә шул вакытта без аның белән таныштык, очраша башладык һәм озак та үтми өйләнештек. Ләкин,өйләнешеп 2 ай үткәннән соң, аны сугышка алып киттеләр. Дүрт ел буе сугышта булды. Хатлар да языштык, ләкин соңыннан аннан бер хәбәр дә килмәде. Сугыштан исә аның аягы җәрәхәтләнеп кайткан иде. Октябрь аенда Мәлигем исән-сау әйләнеп кайтты», – дип сөйли иде әбием.
«Ул коточкыч вакытта тыл хезмәтчәннәренә дә авыр булган»
Бүлек мөхәррире Венера Фәисханова:
Минем ерак бабам Хаҗиев Фәхрази Хаҗи улы, гаиләсен – хатынын һәм алты баласын калдырып, 1942 елда сугышка китә. Яралана, ләкин исән кайта. Берничә мәртәбә орден, медальләр белән бүләкләнә. Кызганычка, минем бабамның кайсы фронтта сугышканы турында төгәл мәгълүматлар сакланмаган, әмма ул бу аяусыз сугышта дошман белән сугышып, уртак җиңүгә үз өлешен керткән. Без аның белән бик горурланабыз.
Ерак бабамның олы кызы Хаҗиева Рәүфә Фәхрази кызы да Бөек Ватан сугышының авыр чорларын күргән кеше. Әнисе Хаҗиева Сәймә Шәйхрази кызы белән бергә тылда, Башкортстан Республикасы, Краснокама районындагы колхозда хезмәт куйган. Аларга илдә кырда да, фермада да, урман хуҗалыгында да эшләргә туры килгән. Бу коточкыч вакытта тыл хезмәтчәннәренә дә авыр булган. Азык-төлек җитми, кием-салым да юк диярлек. Ләкин колхозчылар төшенкелеккә бирелмичә эшләгәннәр, сөргәннәр, чәчкәннәр, сарык йоныннан җылы әйберләр бәйләгәннәр. Алар барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен тырышкан.
«Әни ягыннан бабам беренче көннән үк сугышка китә һәм хәбәрсез югала»
Әдәби мөхәррир Әдилә Закирова:
Закиров Нурзада Закир улы 1930 елның 4 нче февралендә Куныр авылында туа.
Әтисе Идрисов Закир Идрис улы бабайга 1 яшь тулгач, үлә. Сугыш башланган елны Нурзада бабайга 11 яшь кенә була. Авылда эшчеләр булмау һәм әнисенең бердәнбер таянычы булу сәбәпле, ул колхозда эшли: үгезләр җигә, җир эшкәртә.
Әни ягыннан бабам Фәйзрахманов Хәкимҗан Фәйзрахман улы беренче көннән үк сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Әнинең әнисе Фәсхетдинова Рәйсә Хәкимҗан кызы әбинең абыйсы Хәкимҗанов Гарифҗан Хәкимҗан улы сугышта катнаша һәм исән-сау әйләнеп кайта. Тормышының соңгы елларында мәктәптә машина һәм трактор төзелеше буенча укытучы булып эшли. 2011 елда үлә.
«Бабам хәрби операция үтәгәндә пленга эләгә»
Баш мөхәррир урынбасары Зилә Дәрҗемәнова:
– Минем бабам Дәрҗеманов Сәлимҗан Сәлман улына сугыш башланганда нибары 19 яшь була. Армия сафларына хезмәт итәргә киткән егетне 1941 елда сугышка алалар. 1942 елда махсус төркем белән дошман тылында хәрби операцияне үтәгәндә ул пленга эләгә. Ул анда мичләр төзи, комганнар ясый.
1946 елда бабам туган авылына кайтып гаилә кора. Әби белән бергәләп алар берсеннән берсе уңган 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Бабам 1967 елның 26 декабрендә яман шештән вафат була. Балаларына үрнәк булырдай, көчле һәм матур гаилә корган бабам белән мин бик горурланам.
«Ике бабам да җиңүне якынайтуга үз өлешен керткәннәр»
SMM-белгеч Алинә Закирова:
Минем ике бабам да җиңүне якынайтуга үз өлешен керткәннәр. Закиров Хәлим Закир улына сугыш башланганда – 32 яшь, әни ягыннан Салахиев Мисбах Салахетдин улына 41 яшь була. Икесе дә сугыштан исән килеш гаиләләренә әйләнеп кайталар һәм Буа районының Норлат авылында берсе колхозда, икенчесе бригадир булып эшли башлыйлар.
Чыганак: yalkyn.ru