Бүген, 19 май көнне, Татарстанда журналистика һәм массмедиа өлкәсе өчен зур вакыйга — XXVIII «Бәллүр каләм» республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге чара традицион рәвештә ел саен уздырыла һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең хезмәтен югары бәяли.
Быелгы бәйгедә төрле номинацияләрдә көчле журналистлар, редакцияләр, иҗади төркемнәр катнашты. «Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясендә җиңүне Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе яулады. Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат сәркатибе Лилия Галимова кулыннан бүләкне мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева алды.
Бу җиңү — ел дәвамында башкарылган максатчан, нәтиҗәле һәм тырыш хезмәтнең ачык дәлиле. Конгрессның мәгълүмат хезмәте милли медиапространствода актив эшчәнлек алып бара, дөньякүләм татар җәмәгатьчелеген вакытлы, төгәл һәм эчтәлекле мәгълүмат белән тәэмин итеп тора.