tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Корбан гаете уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дин кардәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмебез – Корбан гаете белән котлыйм.

Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче дин кардәшләребез бүген Корбан гаете намазына җыела, мөмкинлекләреннән чыгып, корбаннар чалдыра, сәдакалар тарата.

Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын.

Корбан гаете һәрбер йортка шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен. Бәйрәм мөбарәк булсын!

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                           В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*